Җәмгыять һәм кеше

Игътибарны – яшьләргә

Россиядә шул исәптән республикада яшьләр арасында эшче һөнәрләре, инженерлык белгечлегенең абруен күтәрүгә зур игътибар бирелә. Моның ачык мисалы буларак Татарстанда телевизион эшче яшьләрнең иҗат фестиваленә старт бирелде. Министрлар Кабинетында үткәрелгән чираттагы брифингта ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, әлеге фестиваль яшь кешеләрне җитештерү предприятиеләренә тартырга һичшиксез ярдәм...

Россиядә шул исәптән республикада яшьләр арасында эшче һөнәрләре, инженерлык белгечлегенең абруен күтәрүгә зур игътибар бирелә. Моның ачык мисалы буларак Татарстанда телевизион эшче яшьләрнең иҗат фестиваленә старт бирелде. Министрлар Кабинетында үткәрелгән чираттагы брифингта ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, әлеге фестиваль яшь кешеләрне җитештерү предприятиеләренә тартырга һичшиксез ярдәм итәр, дип белдерде. Фестиваль агымдагы елдан алып һәр ел саен оештырылачак. Иң беренче сайлап алу турына һәр предприятиедән һөнәре буенча иң яхшы булган яшь кешедән 9 сентябрьгә кадәр видеозаявкалар кабул ителә. Ә икенче этап зоналап оештырыла. Ул Казан, Алабуга, Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама шәһәрләрендә үтәчәк. Фестивальнең финалы Казанда декабрь аенда була. Һәр этап "Яңа гасыр", Яңа гасыр-Планета" телеканаллары аша трансляцияләнеп, яшьләрне стимулаштыруны күздә тота. Безнең район җитештерү предприятиеләрендә дә тырыш эшче яшьләребез аз түгел, алар республика күләмендә Зәй данын күтәрүдән читтә калмаслар дип исәплибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Игътибарны – яшьләргә
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше