Җәмгыять һәм кеше

Их, каз өмәләре...

Татар халкы элек-электән хуҗалык эшләрен өмә белән башкарган. Бу үз чиратында эшне җиңеләйтә, өмә кешеләрне очраштыра, аралаштыра. Үзеңне күрсәтү, күңел ачу өчен дә бер форсат ул. Каз өмәсе йоласының саклануы - куанычлы. Иске Зәй бистәсендә яшәүче Альмира белән Радик Мөхәммәтҗановлар икенче атна инде каз өмәсе оештыра. Кошчылык буенча гаилә фермасы...

Татар халкы элек-электән хуҗалык эшләрен өмә белән башкарган. Бу үз чиратында эшне җиңеләйтә, өмә кешеләрне очраштыра, аралаштыра. Үзеңне күрсәтү, күңел ачу өчен дә бер форсат ул. Каз өмәсе йоласының саклануы - куанычлы.

Иске Зәй бистәсендә яшәүче Альмира белән Радик Мөхәммәтҗановлар икенче атна инде каз өмәсе оештыра. Кошчылык буенча гаилә фермасы булдырган Мөхәммәтҗановлар күпләп каз, үрдәк, күркә катнаш үрдәк асрау белән шөгыльләнә. Агымдагы елда алар күркә, мулард та (үрдәк белән индоутка кушылган) асрадылар. Чеби-кошларны бер көнлек итеп тә, бераз үстереп тә, аларны көзен җитлеккәч тә саталар.

Районда оештырылган социаль ярминкәләрдә тере мал һәм суелган түшкәләр белән сату итүче Мөхәммәтҗановларны көтеп ала зәйлеләр. Сатуга куелган каз-үрдәкләре кыйммәт түгел. Ярминкәгә чыкканчы, каз өмәләре бара Мөхәммәтҗановларда. Без дә шундый бер өмәдә булдык. Өмәгә Сармашбаш һәм Бигеш авылларыннан хатын-кызлар килгән иде. Сармашбашлыларның мондый өмәләрдә икенче елын катнашулары. Алсу Миңнуллина белән Рәзилә Рәхмәтуллинаның каз йолкуларына күз дә иярми. Агрофирмада хезмәт куючы әлеге хатын-кызлар бернинди эштән дә курыкмый, көненә 10шар каз йолкыйлар. Бигештән килгән Римма Хөсәенова белән Нәфисә Кәлимуллина да сынатмый. Алар үзләре дә күпләп каз үстерә.

Хатын-кызлар түгә-рәкләнеп утырып, авыл, гаилә хәлләре турында сөйләшеп каз йолкый. Казлары да казлары... Берсе-берсе - 5-6, кайберләре хәтта 7шәр килограмм авырлыкта. Хуҗабикә ашаткан гына казларны... Эч мае да табак-табак. Мөхәммәт-җановлар хасиятен белеп тәрбияли кош-кортларны, шуңа да аларның каз-үрдәк, күркәләренә сорау зур. Каклап та сатабыз, ди хуҗабикә. Сатуга әзерләнгән мендәрләре кабыртылып тезелгән. Җаның теләгәнен ал. Альмираның килене Алинә дә каз йолкырга өйрәнеп килә. Альмира үзе, килене дә - Казан кызлары, калада үскән димәссең аларны. Кош-корт йолкуларына күз дә иярми. Килен каенана туфрагыннан яраладыр: барысына да өлгерә. Хуҗабикә өмәчеләрне тәмле ризыклар белән дә сыйлый. Каурый канат - бер, йоны икенче җиргә җыелып бара. Кош-кортларның эче алынгач, алар олы чаңнарда юыла, түшкәләр җайлап махсус киртәгә эленә. Эш беткәч өмәчеләрне мул ризыклы табын көтә. Шул рәвешле, Мөхәммәтҗановларда бу көннәрдә каз өмәләре гөрли. Киләсе елга да күпләп кош-корт асрарга җыеналар. Алар өчен күпләп терлек азыгы сатып алынган.

-Кош-корт сатудан кергән акчаның күп өлеше ризык алырга китә, - ди хуҗабикә.

Мөхәммәтҗановлар ныклап каз-үрдәк асрау белән мәшгуль. Кош-корт үрчетүдә туплаган тәҗрибәләре бу эшкә керешеп кенә килүчеләр өчен үрнәк булырлык. Ә менә алар оештырган каз өмәләре - бистә тормышының бер матур бизәге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Их, каз өмәләре...
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше