«Ничек кенә казып табыйм икән Агач үсеп япкан юлларны?.. Ниләр белән чистартырмын инде Гасырлар каплаган тузанны?..» Күптән түгел дөнья күргән Поповка авылы тарихы, аның кешеләренә багышланган "Мои родники" дип аталган китап әнә шундый шигъри юллар белән башлана. Туган җирнең матурлыгын тарихи фактлар белән тулыландырып тасвирлаган бу басманы укый башлауга ук,...
«Ничек кенә казып табыйм икән
Агач үсеп япкан юлларны?..
Ниләр белән чистартырмын инде
Гасырлар каплаган тузанны?..»
Күптән түгел дөнья күргән Поповка авылы тарихы, аның кешеләренә багышланган "Мои родники" дип аталган китап әнә шундый шигъри юллар белән башлана. Туган җирнең матурлыгын тарихи фактлар белән тулыландырып тасвирлаган бу басманы укый башлауга ук, аның һәр юлы йөрәк җылысы аша үткәнен аңлыйсың. Китапның авторы - 36 ел гомерен мәгариф өлкәсенә багышлаган, мөхтәрәм райондашыбыз Зинаида Комарова.
Зинаида Кузьминична - Поповка авылы кызы. Ул Анна һәм Кузьма Бутаковлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Әтисе Кузьма, Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаган кеше буларак, балаларын кечкенәдән югары зәвыклы, итагатьле, белемгә омтылучан итеп тәрбияләргә тырыша. Әнисе Анна да авылның хөрмәтле кешесе - фельдшер була. Зинаида менә шундый гаиләдә тәрбияләнеп, күркәм сыйфатларны сеңдереп үсә. Аның үз-үзен тотышы, сөйләменнән зәвыклылык бөркелеп тора. Хәер, 18 ел Кадер мәктәбендә, аннан соң Югары Пәнәчедә рус теле һәм әдәбияты укыткан хезмәт ветераны турында күп сөйләп тору да кирәк түгел. Ул - гади укытучыдан мәктәп директоры дәрәҗәсенә күтәрелгән югары интеллектлы, киң карашлы кеше. Районда аны укучылары да, хезмәттәшләре дә тәҗрибәле, иҗади, эзләнүчән, төрле педагогик экспериментлардан курыкмаган педагог буларак беләләр. Зинаида Кузьминична III дәрәҗә Хезмәт даны ордены белән бүләкләнгән. Бүген дә ул, мин лаеклы ялда дип, көндәлек мәшәкатьләр белән генә яшәүне үз холкына туры килми дип саный.
"Мои родники" дип аталган бу китабы, аның чын мәгънәсендә, күләмле тарихи-фәнни эш белән шөгыльләнүен дәлилли. Китапта Поповканың план-схемасы урын алган, авылның килеп чыгышына бәйле тарихи вакыйгалар тасвирланган. Зинаида Комарова архив материалларына да мөрәҗәгать иткән, өлкән кешеләр белән аралашып, алар хәтерендә сакланган истәлекләр дә яңартылган. Бутаковлар гаиләсенең шәҗәрәсе аеруча игътибарга лаек. Һәр тарихи вакыйга диярлек фотосурәтләр белән ныгытылган. Китапта хәтта Октябрь революциясе елларыннан ук сакланган фотолар бар. Автор басманы туган як тарихын өйрәнү музеена тапшырырга ниятли.
- Педагог буларак, китабымның киләчәктә яшь буында туган җиргә мәхәббәт тәрбияләүдә ярдәмче булуын телим. Чөнки бөтен күңел җылымны биреп язган китапның аны кулына алган балага һичшиксез тәэсир итәчәген беләм, - ди ул.
Хәзер исә Зинаида Комарова Югары Пәнәче авылы турында яңа китабы өстендә эшли. Чөнки ярты гомере шушы авыл мәктәбе белән бәйле, биредә ул директор булып эшләгән чорны авылның һәр кешесе якты хатирәләр белән искә ала. Шау чәчәктә утырган мәктәп бүген дә күпләрнең күз алдында саклана. Зинаида Кузьминична яңа китабында мәктәп тарихына да зур урын бирергә исәп тота. Без аңа эшендә уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев