Җәмгыять һәм кеше

Ил саклау – ир-ат эше

Районда традицион төстә елга ике мәртәбә Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне билгеләп үтелә. Күптән түгел яшьләр идарәсе "Космос" яшьләр үзәгендә хезмәткә китәсе егетләр белән очрашу оештырды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Газизҗанов, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов, ветераннар советы рәисе Геннадий Хәлиуллин һ.б.лар катнашты. Язын районнан 100дән артык егет армия сафларына...

Районда традицион төстә елга ике мәртәбә Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне билгеләп үтелә.

Күптән түгел яшьләр идарәсе "Космос" яшьләр үзәгендә хезмәткә китәсе егетләр белән очрашу оештырды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Газизҗанов, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов, ветераннар советы рәисе Геннадий Хәлиуллин һ.б.лар катнашты.

Язын районнан 100дән артык егет армия сафларына китәргә тиеш. Беренче төркемне май башында озату планлаштырыла. Татарстаннан киткән егетләр бу юлы бүләккә, кәрәзле телефон һәм махсус солдат сумкасы белән бергә, пластик ВТБ банкы картасы да алачак. Солдатларга тиешле акча шул картага күчерелә. Айрат Әгъләмҗанов чыгышында армиянең елдан-ел абруе күтәрелүен ассызыклап, кайбер яңалыкларны аңлатты. Көзге чакырылышта армия яшенә җиткән егетләргә чакыру кәгазьләре җибәрелмәячәк. Яше җиткәннәр хәрби комиссариатка үзе килергә тиеш. Әгәр дә ике атна эчендә ул хәрби комиссариатка килеп күренмәсә, аңа карата катгый чаралар күрелергә мөмкин. Хәрби комиссар, егетләргә мөрәҗәгать итеп, аларны илебезнең горур сакчылары булырга чакырды һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлавын җиткерде.

Шушында ук 7 егетнең солдат булырга әзерлеге дә тикшерелде. Алар - нигездә политехник колледж һәм 2нче мәктәп укучылары. Егетләр төрле сорауларга җавап биреп, хәрби терминнарны, техниканы белүләрен, тәртипне ни дәрәҗәдә үтәүләрен күрсәттеләр, противогаз кию, аяк чолгавын урауда сыналдылар. Соңыннан һәр катнашучы "Яшь солдат курсы" үтүгә сертификат алды. Араларыннан Артем Красин (2нче мәктәп, XI сыйныф) сорауларга иң төгәл һәм җитез җавап бирүе, биремнәрне тиз арада үтәве белән аерылып торды. Ул үзен бүгеннән Ватан сагына басарга әзер дип саный. Футбол белән шөгыльләнү егетне физик яктан ныгыткан.

Ата-аналар исеменнән сүз алган Татьяна Афанасьева да булачак солдатларны алдан ук менә шундый ныклы физик әзерлек үтәргә, спортны яратырга чакырды. Аның улы бүген хәрби хезмәт срогын үтә. Татьяна аның шалтыратулары аша армиядә спорт белән шөгыльләнгән егетләргә күпкә җиңел булуын аңлаган. Шуңа күрә ул барысына рухи һәм физик ныклык теләде.

6нчы мәктәпнең "Бөркет" клубы җитәкчесе Александр Ширяев армиядә хезмәт итүче егетләрдән хат алуның нинди сөенечле вакыйга булуын ассызыклады. Без аны клубта шөгыльләнүчеләр белән бергәләп укыйбыз һәм бу хатлар яшь буынны патриотик рухта тәрбияләргә ярдәм итә, ди ул.

Альберт Газизҗанов, кичәне йомгаклап, егетләрнең ил алдындагы бурычны намус белән үтәп кайтуларын теләде. Кайда гына хезмәт итсәгез дә, Зәй егете бит ул дип горурланырлык булсын, без сезне туган ягыгызга кайткач та, район, республика икътисадын күтәрүгә зур өлеш кертерсез дип көтеп калабыз, диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Ил саклау – ир-ат эше
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше