Җәмгыять һәм кеше

Ил саклау – ир-егет эше

Россиядә 1 октябрьдән хәрби хезмәткә көзге чакырылыш башлана. Район хәрби комиссариатында «Хәрби бурычлар һәм хәрби хезмәт турында» Федераль Законга (№53) нигезләнеп, көзге чакырылышны тиешле дәрәҗәдә үткәрү максатында, әзерлек эшләре бер ай элек башланды. Районда армиягә бару яшенә җиткән 517 ир-егет исәпләнә. Бүгенге көндә шуларның 310сына медицина тикшерүе үтәргә чакыру җибәрелгән....

Россиядә 1 октябрьдән хәрби хезмәткә көзге чакырылыш башлана. Район хәрби комиссариатында «Хәрби бурычлар һәм хәрби хезмәт турында» Федераль Законга (№53) нигезләнеп, көзге чакырылышны тиешле дәрәҗәдә үткәрү максатында, әзерлек эшләре бер ай элек башланды.

Районда армиягә бару яшенә җиткән 517 ир-егет исәпләнә. Бүгенге көндә шуларның 310сына медицина тикшерүе үтәргә чакыру җибәрелгән. Район үзәк дәваханәсе белгечләреннән төзелгән медкомиссия 5 сентябрьдән хәрби комиссариат бинасында егетләрнең сәламәтлеген тикшерүгә кереште. Бүгенге көнгә 138 егет медицина тикшерүе үткән. Медкомиссия рәисе Муса Миңнуллин әйтүенчә, табиблар тарафыннан тикшерелгән егетләрнең сәла- мәтлеге уртача дип бәяләнә. Әлегә 25 егет тулысынча сәламәт дип табылган, 24енә кабат анализлар бирергә билгеләнгән, ә 80 ир-егеткә җентекле медицина күзәтүе үтәргә кирәк. Әлбәттә, бу шушы кадәр егетнең сәламәт булмавы ачыкланган дигән сүз түгел. Алар арасында кайчандыр травма алып, яисә организмының үзенчәлекләре булып, медицина аппаратларында кабат тикшеренү кирәк булучылар да бар. Ә менә медицина тикшерүен үтәргә үз вакытында кил- мәүчеләр алга таба хәрби хезмәттән качып йөрүчеләр исәбенә кертелергә мөмкин. Чөнки закон нигезендә хәрби комиссариаттан медицина күзәтүе үтәргә чакыру алган ир-егет, хәтта үзенең сәламәтлеге начар булуын белеп торса да, күзәтү узарга, хәрби хезмәткә яраксыз икәнен табиблардан раслатырга тиеш. Шулай ук югары уку йортында белем ала башлаган егетләр медкомиссия узгач кына, хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе карары белән армиягә барудан кичектерелеп торырга мөмкин.

- Егетләрнең үз белдек- ләре белән мин югары уку йортында укыйм, хәрби хезмәткә барудан барыбер кичектереләчәкмен дип уйлап йөрүе урынлы түгел. Закон таләбе буенча 18 яше тулган һәр ир-егет, хәрби комиссариатка килеп, хәтта аңа чакыру кәгазе килмәгән булса да, ил алдында изге бурычын үтәргә әзер булуын белдерергә тиеш. Бу иң беренче чиратта медкомиссия үтүдән башлана. Без армия сафларын тулыландыруда тоткарлыклар килеп чыкмасын өчен, егетләрнең сәла- мәтлекләрен тикшерүне алдан башлыйбыз, аларны республика күчмә медицина комиссиясе килүгә әзерлибез, - ди хәрби комиссариат башлыгы Айрат Әгъләмҗанов.

Берничә ел рәттән медкомиссия рәисе булган Муса Миңнуллин соңгы елларда егетләрнең армиядә хезмәт итү теләге зур булуын әйтә. Араларында хәтта чакыру килгәнче, үзләре килеп, алдан ук медкомиссия үтеп куючылар да бар, ди. Мәсәлән, Сармашбаштан Радик Сәлаховка әле 18 яшь тулып та өлгермәгән. Ул инде хәрби комиссариатка медицина тикшерүе узарга килгән. Кечкенәдән спорт белән шөгыльләнеп үскән егет өчен (аны райондашлар милли көрәш буенча яхшы белә) ил сагына басу олы мәртәбә, мөһим вазифа булып тора. Радик һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итәргә тели. Шушы ук авылдан Илдар Дәүләтбаевның да, тиз көннәрдә солдат булып, Ватан алдындагы изге бурычны үтәргә теләге зур. Бу дөньяга ир-егет булып туганбыз икән, димәк, ир-ат җилкәсе күтәрердәй эшләрдән без куркып , читтә калырга тиеш түгел, ди ул. Егетләр үз вакытында медкомиссия үтү кирәклеген яхшы аңлый.

Бүген илнең кораллы көчләрен сыйфатлы итүгә йөз тотыла: төп игътибар хәрби хезмәткә алынучыларның һөнәрле булуына юнәлтелә. Безнең районда да хәрби комиссариат аша егетләрне "С" категорияле машина йөртүче һөнәренә укыту бушлай оештырыла. Ә инде теләге булганнар 6 мең сум түләп, "В" категориясенә дә укый ала. Быелгы көзге чакырылышка шундый 40 кеше әзерләнде. 10 октябрьдән тагын 40 егетне язгы чакырылыш өчен укыта башлау планлаштырыла. Хәзерге вакытта район хәрби комиссариаты Әстерхан өлкәсенең Знаменск шәһәре бер хәрби часте белән безнең шәһәр политехник колледжы арасында эшлекле элемтә урнаштыру буенча сөйләшү алып бара. Анда әлеге часть өчен политехник колледжда машина йөртүчеләр әзерләү күздә тотыла.

- Без Знаменск шәһәре хәрби частьлары белән тыгыз элемтәдә торабыз. Язын ракета-стратегик хәрби частька гына да районнан 26 егет китте. Командирлары алардан канәгать. Шуңа күрә әлеге планны тормышка ашыруда да каршылыклар булмас дип уйлыйбыз, - ди хәрби комиссар.

Армиягә югары таләпләргә җавап бирерлек хәрбиләр туплау өчен контракт нигезендә хезмәт итәргә теләүчеләр белән дә актив эш алып барыла. Әлбәттә, мондыйлар белән килешү төзелгәнче, егетләрнең сау-сәламәт булуы, югары технологияләрне яхшы белүе, үзен тиешле тәртиптә тота алуы җентекләп тикшерелә. Язгы чакырылышта бездән Эчке эшләр министрлыгы буенча хәрби хезмәткә һәм диңгез флотына 8 ир-егет контракт нигезендә алынды. Бу көздә дә әлеге төр хезмәткә алынучылар булыр дип көтелә.

Ә менә хәрби хезмәттән качып калырга исәп тотучыларга таләпләр катгый. Озак вакыт качып йөрүче 14 егетнең эше шәһәр прокуратурасына тикшерү өчен җибәрелгән.

Кыскасы, һәр ир-егеттән Ватан алдындагы изге бурычын намус белән үтәве сорала. Армиянең абруен күтәрү сездән тора, егетләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Ил саклау – ир-егет эше
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше