«Энергетик» Мәдәният сарае каршында 2 ноябрьдә үткәрелгән ярминкәдә 6 яшьлек авыру Илдар Шәмсетдиновка ярдәм итү максатыннан аукцион оештырылуы турында хәбәр иткән идек. Әлеге игелекле эш башында башкарма комитет һәм аның мәдәният идарәсе тора. Мәдәният хезмәткәрләре бу идеяне күтәреп алып, үзләре җитештергән яшелчә, җиләк-җимеш, кайнатма, кышка әзерләгән тозлы ризыкларны алып килеп,...
«Энергетик» Мәдәният сарае каршында 2 ноябрьдә үткәрелгән ярминкәдә 6 яшьлек авыру Илдар Шәмсетдиновка ярдәм итү максатыннан аукцион оештырылуы турында хәбәр иткән идек. Әлеге игелекле эш башында башкарма комитет һәм аның мәдәният идарәсе тора.
Мәдәният хезмәткәрләре бу идеяне күтәреп алып, үзләре җитештергән яшелчә, җиләк-җимеш, кайнатма, кышка әзерләгән тозлы ризыкларны алып килеп, аукционга куйды. Акчалата ярдәм итүчеләр дә булды. Агымдагы елның Шәфкатьлелек елы дип игълан ителүе дә үз ролен уйнамый калмагандыр. Шул рәвешле, ярминкә көнне Илдарга 5300 сум акча җыелды.
Мәдәният идарәсе методисты Римма Варламова Илдар яшәгән гаиләгә әлеге акчаны һәм яшелчәләр китерде. Идарә машина йөртүчесе Альберт Шәйдуллин кочак җитмәслек кабакларны, тозлы ризыкларны Шәмсетдиновлар гаиләсенә көчкә күтәреп керде.
Илдар 6 яшьтә булса да, үсеше буенча яшьтәшләреннән калыша. Сөйләмендә дә сүзләре аз. Ул әнисе Резеда, II сыйныфта укучы апасы Камилә белән яши. Илдарны әнисе "Тату гаилә" бакчасына йөртә. Яши торган урыннары бакчадан ерак түгел. Малай кешеләрне ярата икән, без керүгә йөзләре яктырып китте, әле алга менеп утыра, әле фотоаппаратка күрсәтә, әле уенчыклары белән мактана. Илдар бакчага яратып йөри.
- Социаль-тернәкләндерү бүлегендә узган ел инвалид балалар өчен оештырылган лагерьда ял итеп, шактый тернәкләндерү процедуралары алган иде Илдар. Ул анда дәваланганда, үзем дә бүлектә тернәкләндерү процедуралары алып ял иттем. Әлеге аукционны оештыручыларга, зәйлеләргә чиксез рәхмәтлемен, үз игелекләре берүк үзләренә кайтсын, кайгы күрмәсеннәр, - ди Резеда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев