Җәмгыять һәм кеше

Иминият взнослары түләүченең шәхси кабинеты

Пенсия фонды белән мәҗбүри пенсия һәм медицина иминияте взнослары түләүчеләре арасында үзара мөнәсәбәтне җайга салу, эшне тагын да яхшырту максатында "Түләүченең шәхси кабинеты" электрон сервисы булдырылды. Ул салым түләүче барлык категориягә дә кагыла, ягъни оешмалар, шәхси эшмәкәрләр, физик затлар өчен дә. Әлеге сервиска керү өчен теркәлү үтәргә кирәк. Беренчел теркәлү...

Пенсия фонды белән мәҗбүри пенсия һәм медицина иминияте взнослары түләүчеләре арасында үзара мөнәсәбәтне җайга салу, эшне тагын да яхшырту максатында "Түләүченең шәхси кабинеты" электрон сервисы булдырылды. Ул салым түләүче барлык категориягә дә кагыла, ягъни оешмалар, шәхси эшмәкәрләр, физик затлар өчен дә.

Әлеге сервиска керү өчен теркәлү үтәргә кирәк. Беренчел теркәлү һәм "Түләүченең шәхси кабинеты"на керүне http://www.pfrf.ru/lkp/. адресы белән сайт аша башкарырга мөмкин. Ә моның өчен шәхси кабинетка тоташтыруга гариза бирү сорала. Гариза бирү өчен РФ Пенсия фондында теркәлү, ИНН номерын, e-mail адресын һәм активлаштыру кодын алу ысулын сайлау (телекоммуникация элемтәсе каналы аша) кирәк.

Моннан тыш, "Түләүченең шәхси кабинеты" сервисына керүне җирле пенсия фонды идарәсенә мөрәҗәгать итеп, тиешле формадагы гариза нигезендә теркәлү картасы алу юлы белән дә хәл итәргә була.

Әлеге сервис түләүчегә түбәндәге мөмкинлекләрне бирә:

«Расчетлар торышы турында мәгълүмат (айлап - эш бирүчеләр өчен, еллап - үзмәшгульлек белән шөгыль-ләнүче түләүчеләр өчен)» сервисы үзеңнең түләүләр дисциплинасын контрольдә тотарга, чагыштырырга мөмкинлек бирә.

«Расчетлар торышы турында белешмә» сервисы тиешле формадагы белешмәне электрон юл белән алырга мөмкинлек бирә. 212нче федераль законның 7нче пункты, 3нче өлеше, 29нчы маддәсе нигезендә территориаль органга әлеге белешмәне бирүне сорап гариза белән мөрәҗәгать иткәндә, җавап 5 көн эчендә хәл ителә, ә сервис аша аны сәгате-минуты белән алырга була.

«Түләүләр - түләүләр реестры» сервисы соралган период өчен түләүләр һәм кире кайтарулар турында башкарылган эшләрне дә исәпкә алып, түләүләр реестрын алу мөмкинлеге бирә.

«РСВ-I тикшерүе» сервисы шушы хактагы исәп-хисапны беренче мәртәбәдән үк якынча тикшертүләрсез дә тапшыру мөмкинлеге бирә.

«Түләү кәгазе» сервисы минималь хезмәт куеп, кәгазьдә хаталарсыз, закон таләп иткәнчә, күчерү юлы белән иминият взносларын, пени, штрафларны түләү мөмкинлеге бирә.

«Расчетлар взносы» сервисы агымдагы елда түләнәчәк иминият взнослары суммасы турында мәгълүмат бирә.

«Квитанция» сервисы кәгазьдә кулдан иминият взнослары, пени һәм штрафлар түләү өчен квитанция тутыру мөмкинлеге бирә.

"Түләүченең шәхси кабинеты" вакытны янга калдыру, түләүләрне дистанцион төстә чагыштырып бару мөмкинлеге тудыра.

Әлеге мәсьәләдә сораулар белән җирле пенсия фонды идарәсенә мөрәҗәгать итү зарур.

Зәния Йосыпова, идарә башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Иминият взнослары түләүченең шәхси кабинеты
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше