Җәмгыять һәм кеше

Ирләр эше дип тормаган

Сугыш ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен юбилейлары белән котлау районда матур гадәткә әйләнде. Бу көннәрдә 90 яшен тутырган шәһәрдәшебез Гайниҗамал әби Зәйнашева шәһәр башлыгы урынбасары Марсель Хуҗин кулыннан РФ Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатын, район башлыгы Татьяна Воропаеваның котлау открыткасын һәм бүләк алды. Үзенә зур игътибар күрсәтү, котлауларга бик сөенде әби. Гайниҗамал...

Сугыш ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен юбилейлары белән котлау районда матур гадәткә әйләнде.

Бу көннәрдә 90 яшен тутырган шәһәрдәшебез Гайниҗамал әби Зәйнашева шәһәр башлыгы урынбасары Марсель Хуҗин кулыннан РФ Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатын, район башлыгы Татьяна Воропаеваның котлау открыткасын һәм бүләк алды. Үзенә зур игътибар күрсәтү, котлауларга бик сөенде әби.

Гайниҗамал әби тумышы белән Башкортстан якларыннан. Сугыш чорында колхозда эшләгән, тракторчылар курсын тәмамлап, «тимер ат» белән басу-кырлар иңләгән. Сугыштан соң да аңа әле шактый тракторда эшләргә туры килә. Кияүгә чыккач кына ташлый ул ирләр һөнәрен. Тормыш иптәше белән ике ул үстерәләр. Зәйгә кече улы Марат гаиләсе белән күченеп килә әби. Биредә яшәгән Бибиҗамал апасы: "Зәй ошамаслык шәһәр түгел, килегез", - дип чакыра аларны. Зәйнашевлар, чыннан да, Зәйдә төпләнеп кала. Марат - «Гидромонтаж»да, килене Хәдичә кондитер фабрикасында эшли. Маратның улы белән кызын үстерергә дә, хуҗалыкта да булыша әби.

- Инәй өебезгә йозак, һәрнәрсәдә булышчым булды, - ди Хәдичә. Зәйнашевлар Зәйдә 27 ел яши. Гайниҗамал әби ике ел элек бөтенләй күрми башлаган, ишетүе дә начар. Озак яшәвенең серен хезмәтне, мунчаны яратудан күрә. Бер яккан мунчага икешәр мәртәбә барып чабынган ул. Хәзер әбине килене тәрбияли. Урын-җире, өс-башы чиста, күңеле көр юбилярның.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Ирләр эше дип тормаган
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше