Җәмгыять һәм кеше

Исемнәре ташка уелган

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек - мөһим һәм җаваплы эш, аны тиешле югарылыкта уздыру зарур. Бу хакта әлеге тантаналы датаны үткәрү һәм әзерлек буенча республика оештыру комитеты утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бер генә ветеран да игътибардан читтә калмаска тиеш, бу - Татарстанда һәркемнең намус эше, диде. Ветераннар, инвалидлар, Бөек...

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек - мөһим һәм җаваплы эш, аны тиешле югарылыкта уздыру зарур.

Бу хакта әлеге тантаналы датаны үткәрү һәм әзерлек буенча республика оештыру комитеты утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бер генә ветеран да игътибардан читтә калмаска тиеш, бу - Татарстанда һәркемнең намус эше, диде. Ветераннар, инвалидлар, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның яшәү шартларын яхшырту эшен активлаштыру сорала. Әлеге илкүләм мөһим вакыйга алдыннан район-шәһәрдә киң колачлы эш алып барыла. "Обелиск" операциясе кысаларында шәһәр һәм авылларда Бөек Ватан сугышы каһарманнарына куелган һәйкәл яннары тәртипкә китерелә, каберләр чистартыла.

Сармашбашта сугышта һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл тирәсенә агачлар утыртылды. Югары Пәнәче клубын ачу тантанасына баргач, аның янәшәсендәге стела яңартылуын күреп, куанып кайттык.

-Күкләр аяз, илләр тыныч булсын өчен каһарманнарча көрәшкән буын онытылырга тиеш түгел. Минем бабамның әтисе Гариф Шакиров Харьков өлкәсе Пристень авылында батырларча һәлак булган, - ди Югары Пәнәчедә яшәүче Тимур Шакиров.

Ул бу турыда горурланып сөйли. Ерак бабасы исеме әлеге шәһәрдә ташка уеп язылган. Бабасы Җәмил белән әтисе Альберт ул җирләнгән урында булып кайтканнар. Югары Пәнәчедән сугышка 135 ир-егет киткән, шуларның 70е яу кырында башларын салган. Бүгенге көндә авылда исән сугыш ветераны юк.

Авыл уртасында торучы стеланың бер ягында сугышта һәлак булганнар, икенче ягында исә кайткач вафат булган ветераннар исемлеге урнаштырылган. Стелада минем әтиемнең дә исеме бар, ди Шамил ага Һадиев. Сугыш чоры баласы ул. Әтисе Габдрахман Һадиев Сталинград өчен барган сугышларда һәлак булган. Әнисе аны сугышка күкрәк баласы булган Шамилен кочып, калган дүрт баласын җитәкләп, авыл башына кадәр озаткан. Кайтырмын, көт дисә дә, Габдрахман туган авылына әйләнеп кайта алмый. Әни соңгы сулышына кадәр әтине көтеп яшәде, ди Шамил ага. Ул стела янына еш килә, уйлана .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Исемнәре ташка уелган
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше