Кулымда сугыш һәм аннан соңгы еллардагы саргайган, таушалган «Кызыл Зәй» газетасы саннары. Алар аша, әйтерсең, мин тарихның күзенә карыйм. Газеталарда сугыш һәм аннан соңгы елларда «Кызыл юл» колхозы рәисе вазифасын намус белән башкарган Мөнәвәрә Насыйбуллина турында язмалар урын алган. 31 май, 1946 ел. Бу көнне дөнья күргән газетада "Почет тактасы"...
Кулымда сугыш һәм аннан соңгы еллардагы саргайган, таушалган «Кызыл Зәй» газетасы саннары. Алар аша, әйтерсең, мин тарихның күзенә карыйм. Газеталарда сугыш һәм аннан соңгы елларда «Кызыл юл» колхозы рәисе вазифасын намус белән башкарган Мөнәвәрә Насыйбуллина турында язмалар урын алган.
31 май, 1946 ел. Бу көнне дөнья күргән газетада "Почет тактасы" баш астында "Кызыл юл" колхозы рәисе Мөнәвәрә Насыйбуллина фамилиясе тора. "Колхоз чәчүне 25 майга 94 гектар урынына 95 итеп үтәде", - диелгән.
16 август, 1945 ел. "...Түбән Лоҗы авыл Советының "Кызыл юл" колхозы (рәисе иптәш Мөнәвәрә Насыйбуллина) ярыш урагын 10 көн урынына 5 көндә төгәлләде..."
1 декабрь, 1944 ел. "Түбән Лоҗы авыл Советының "Кызыл юл" колхозы рәисе иптәш М. Насыйбуллина - ышанычлы һәм абруйлы җитәкче. Шуның өчен аны колхозчылары яраталар һәм картлар да, карчыклар да аның сүзеннән чыкмыйлар, намус белән хезмәт итәләр", - диелгән.
9 декабрь, 1948 ел. "... Быел бу колхоз дәүләткә ашлык тапшыруның еллык планын срогыннан алда үтәде. Колхозчыларның хезмәт көненә 1,8 кг бөртекле ашлык, 0,5әр кг бәрәңге, яшелчә һәм шактый күләмдә сарык йоны булды... Билгеле бу җитди уңышлар - колхоз председателе М. Насыйбуллина һәм ферма мөдире Әгъләметдинов иптәшләрнең һәм терлекчелек работникларының тырыш хезмәт нәтиҗәсе..." "...Кызыл юл" колхозыннан үрнәк алырга тиешләр."
Әлеге газеталарда басылган язмалар белән танышкач, миндә Мөнәвәрә Насыйбуллина белән горурлану катыш кызыксыну хисе туды. Газета битләренә уеп язылган Мөнәвәрә кем ул, кайсы як суларын эчеп үскән?
...Бөек Ватан сугышы. Дүрт елга сузылган канкойгыч бәрелеш. Ир-егетләрнең барысы да диярлек фронтта. Тылда кылынган каһарманлыкны язып кына бетерерлек түгел. Илне һәм фронтны икмәк, корал белән тәэмин иткән фидакарь кешеләребез булмаса, җиңү тиз генә яуланыр иде микән?! Ул елларда тормыш арбасын хатын-кызлар, яшүсмерләр җигелеп тарта. Ачлы-туклы, аякларына ыштыр урап йөрсәләр дә, рухлары нык була аларның. Ә күпме хатын-кызлар җитәкче урыннарда хезмәт куя. Алар авыл Советы, колхоз рәисе дә, ферма мөдире дә, тракторчы, урман кисүче, завод-фабрикаларда икешәр смена эшләүче дә була. Авыл Советы рәисләре Феодосия Кузьмина (Поручик), Рәшидә Солтанова (Сармашбаш), Евдокия Демина (Басар), Саҗидә Миннебаева (Түбән Лоҗы), Мәрвәр Гайфетдинова (Урта Пәнәче), Рена Разова (Түбән Биш) хезмәтләре батырлыкка тиң. Хатын-кыз колхоз рәисләре колхозчыларны хезмәткә генә өндәп калмаган, ә аларга рух ныклыгы да өстәгән, әни дә, әти дә, яклаучы да, саклаучы да булган. Алар - Ленин исемендәге колхоз рәисе (Басар авыл Советы) Анна Ухова, "Путь Ленина"дан (Югары Баграж) Пелагея Игнатьева, "Кызыл юл" колхозы рәисе (Түбән Лоҗы) Мөнәвәрә Насыйбуллина. Мөнәвәрә Насыйбуллина Югары Мәлем кызы була. Насыйбулла ага гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә ул (гаиләдә ике ояга 13 бала үсә). Мәктәп тәмамлагач, укытучылар әзерләү курсында укып, Кадердә балалар укыта, шунда кияүгә чыга. Сугышның беренче көннәреннән ире Илһам фронтка алына. Эшен зур җаваплылык тоеп башкарган Мөнәвәрәне "Кызыл юл" колхозы рәисе итеп куялар. Аның сугыш һәм аннан соңгы елларда фидакарь хезмәте хакында "Кызыл Зәй" газетасында күп языла. Ул акыллы, тәвәккәл, намуслы җитәкче була. Ничек итсә итә, колхозчыларга хезмәт көненә икмәк биреп бара. Көчле агитатор да була: колхозчыларны хезмәткә өнди, җиңүгә ышаныч уята, яшәргә көч өсти. Тырыш, тынгысыз хезмәтен саргайган газета битләрендәге юллар раслый. Сугыш яраларыннан вафат булган ире кайгысын ул эш белән җиңә. Өч баласын аякка бастыру да үз җилкәсенә төшә. Сугыштан соң да колхоз белән биш ел җитәкчелек итә. 1950 елда гына Мөнәвәрә колхозны сугыштан кайткан ир-атлар кулына тапшыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев