Җәмгыять һәм кеше

Искә төшереп тору комачауламый

Саклык чаралары күрү, күнекмәләрне даими искә төшереп тору бер генә өлкәдә дә зыян итми, аеруча халык белән эшләүче оешмаларда моңа зур игътибар бирелә. Зәйнең "Шатлык" халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә бу көннәрдә план нигезендә янгын була калган очракта бинадан кешеләрне эвакуацияләү буенча персоналның әзерлеген белү максатында гамәли тренировка уздырылды. Янгын...

Саклык чаралары күрү, күнекмәләрне даими искә төшереп тору бер генә өлкәдә дә зыян итми, аеруча халык белән эшләүче оешмаларда моңа зур игътибар бирелә. Зәйнең "Шатлык" халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә бу көннәрдә план нигезендә янгын була калган очракта бинадан кешеләрне эвакуацияләү буенча персоналның әзерлеген белү максатында гамәли тренировка уздырылды. Янгын дигән хәбәр алынуга, кемдер кешеләрне чыгару, кемдер чыганакны юк итү эшенә керешеп, коллектив тиз арада, оешкан төстә тиешле таләпләрне үтәде. Гамәли күнекмәләрне башкару уңай бәяләнде, автомат янгын сигнализацияләре дә "сынатмады", куйган максатка ирешелде, дип нәтиҗә ясалды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Искә төшереп тору комачауламый
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше