Район җитәкчелегенең зәйлеләр белән очрашып, халыкны борчыган проблемаларны өйрәнү, аларны хәл итү юлларын бергәләп билгеләве, көн кадагындагы мәсьәләләр турында уртага салып, күзгә-күз карап сөйләшүе - күркәм традиция. Әлеге мөһим эшчәнлектә төрле формалар кулланыла. Шуларның берсе - шәһәр бистәләрендә яшәүчеләр белән очрашу. Очрашуларның беренчесе 18 февральдә Иске Зәй бистәсендә булды. Искезәйлеләр...
Район җитәкчелегенең зәйлеләр белән очрашып, халыкны борчыган проблемаларны өйрәнү, аларны хәл итү юлларын бергәләп билгеләве, көн кадагындагы мәсьәләләр турында уртага салып, күзгә-күз карап сөйләшүе - күркәм традиция. Әлеге мөһим эшчәнлектә төрле формалар кулланыла. Шуларның берсе - шәһәр бистәләрендә яшәүчеләр белән очрашу. Очрашуларның беренчесе 18 февральдә Иске Зәй бистәсендә булды. Искезәйлеләр - актив халык. Район башлыгы Татьяна Воропаева белән очрашуга район мәдәният йортына искезәйлеләр быел да күп килде. Күпләрне тормыш-көнкүрешне яхшырту өчен агымдагы елда нәрсәләр эшләнәчәге, гомумән, бистәнең үсеше кызыксындыра.
Әйтергә кирәк, Иске Зәй ул хәзер иске түгел. Соңгы елларда бистә нык үзгәрде, йортлар төзекләнә, берсеннән-берсе матурлары төзелә, шактый гына социаль-көнкүреш объектлары да үсеп чыкты.
Шәһәр Советы рәисе урынбасары Марсель Хуҗин чыгышыннан аңлашылганча, узган ел гына да бистәдә күп кенә төзекләндерү эшләре башкарылган: Ломоносов, Ульянов, Ирек, Бакча, Горький, Пролетар, Кызыл Армия, 8 Март, Толстой урам юллары (1,18 километр) төзекләндерелгән, Ломоносов һәм Карл Маркс урамнарында яктырткычлар алмаштырылган.
Бистәдә урнашкан 1нче мәктәпнең матди-техник базасы ныгый. Узган ел мәктәпкә актлар залына 70 урындык, 3 интерактив такта, 2 принтер, ашханәгә электр плитәсе, савыт-саба, су җылыту җиһазы, 70 мең сумлык спорт инвентаре алынган.
Мәдәният йортына ике компьютер, принтер, мебель, баян бирелгән. Быел биредә бүлмәләргә капиталь ремонт үткәрү һәм кайбер башка эшләр башкару планлаштырыла.
"Каенкай" балалар бакчасы, туган як тарихын өйрәнү музее да шактый күләмдә ярдәм алган. Шунысын да әйтик, Иске Зәйдә балалар бакчасына кытлык юк. Чөнки узган ел бакчада өстәмә яңа төркем ачылган.
-Урыннар кирәк була калса, бинага янкорма төзү турында уйларбыз, - диде район башлыгы.
"Иске Зәй" торак милекчеләре ширкәтенә караган күпфатирлы йортларда ел саен ниндидер күләмдә ремонт эшләре башкарыла. Капиталь төзекләндерү узмаган йортлар инде икәү генә калган.
Татьяна Воропаева бистәдә хәл итәсе төп проблемаларны яхшы белә. Очрашуда ул аларның барысына да тукталды. Биредәге район үзәк дәваханәсе филиалы искезәйлеләрне канәгатьләндерми. Киләчәктә монда модульле ФАП булдыру турында уйларбыз, диде ул. Яңа Зәй һәм Иске Зәй арасында йөрүче маршрут автобуслары эшчәнлеге һаман зур проблема булып кала бирә. Хәзерге вакытта транспорт хезмәте күрсәтүче оешмага карата төрле чаралар күрелүгә карамастан, хәл үзгәрми диярлек. Алар урынына эшкә алынырга торучы бер генә оешма да юк.
Яңа елда каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм ташу белән "НК-Сервис-Зәй" ҖЧШ шөгыльләнә башлады. Һәм бу эш яңа схемага күчерелде. Иске Зәйдә шактый вакыт чүп җыю өчен махсус урыннарда контейнерлар торды. Хәзер алар алынды. Чүп-чарны махсус машина график нигезендә билгеле бер вакытта җыя. Әмма халык моны әлегә кабул итә алмый, төрле сәбәпләр аркасында бу схема бистә өчен кулай түгел дип саный. Очрашуда бу турыда сөйләшү җитди булды. Предприятие җитәкчесе машиналарның төгәл йөриячәгенә ышандырды. Бистәдә яшәүчеләрнең үзләренә дә, чүпкә батып ятмас өчен, көнкүреш калдыкларын теләсә кая түкмәскә, территорияләрне чиста тоту культурасына өйрәнү кирәклеге искәртелде.
Бистәдә юынтык суларның елгага кушылуы, экологиягә зыян килү очраклары да бар. Шуңа күрә юынтык суларны җыю урыны булдыру да уйланыла. Әлеге максатка 5,5 миллион сум акча биреләчәге әйтелде.
Быел Иске Зәйнең берничә урамында яктырткычларны алмаштыру, мөмкинлек булган очракта, кайбер урамнарда юлларны ремонтлау, бистә үзәгендә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлне ремонтлау һәм аның территориясен төзекләндерү планлаштырыла.
Очрашуда катнашучылар бистә үзәгендәге кайчандыр райком, соңрак дәваханә булып торган, хәзер ташландык хәлдәге бина мәсьәләсен, шәһәрдә такси хезмәте эшчәнлеге, аерым алганда, бәяләр, бистәгә үзәк дәваханәдән тар белгечлекләр буенча табиблар кабул итүен оештыру, урамнарда йөк машиналары торуы һәм башка мәсьәләләрне күтәрде.
Район башлыгы барлык проблемалар буенча чаралар күреләчәгенә ышандырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев