Җәмгыять һәм кеше

Исәптә торучылар тикшерелде

Шәһәр прокуратурасы, ЮХИДИ һәм район үзәк дәваханәсе белән берлектә психиатр һәм наркологта исәптә торучы машина йөртүчеләргә карата тикшерү үткәрде. Табиб тарафыннан күзәтүдә булган мондый кешеләр руль артына утырырга тиеш түгел. "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" Федераль законы нигезендә, транспорт белән идарә итү хокукы булган кеше сәламәтлеге начараеп китеп, юл куркынычсызлыгын тәэмин итә...

Шәһәр прокуратурасы, ЮХИДИ һәм район үзәк дәваханәсе белән берлектә психиатр һәм наркологта исәптә торучы машина йөртүчеләргә карата тикшерү үткәрде. Табиб тарафыннан күзәтүдә булган мондый кешеләр руль артына утырырга тиеш түгел. "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" Федераль законы нигезендә, транспорт белән идарә итү хокукы булган кеше сәламәтлеге начараеп китеп, юл куркынычсызлыгын тәэмин итә алмаслык дип билгеләнсә, аның транспорт йөртү хокукы чикләнә. Тикшерү барышында 35 яшьлек бер шәһәрдәшебезнең вакытлыча транспорт белән идарә итүгә чикләү куелган медицина белешмәсе булып та машина йөртү таныклыгына ия булуы ачыкланды. Өстәвенә ул соңгы айда гына берничә тапкыр юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу буенча админстратив җавапка тартылган. Шәһәр прокуратурасы гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында шәһәр судына әлеге кешенең машина йөртү хокукын туктату турындагы иск белән мөрәҗәгать итте һәм ул суд тарафыннан канәгатьләндерелде. Моңа охшаш исклар тагын 17 кешегә карата җибәрелде, әлегә алар карау стадиясендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Исәптә торучылар тикшерелде
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше