Укучыларның каникуллары якынлашу җәйге ялларны файдалы һәм кызыклы итеп оештыруны җентекле күзәтүне таләп итә. Әлеге тема иҗтимагый советның чираттагы утырышына да чыгарылды. 1нче мәктәп укучысы Полина Дубровинаның яшьтәшләре белән берлектә җәйге яллар турында мәктәп укучылар арасында сораштырулар үткәрү нәтиҗәләре аеруча кызыклы иде. Балалар ял вакытына тәкъдимнәрен дә керткәннәр, ял итү...
Укучыларның каникуллары якынлашу җәйге ялларны файдалы һәм кызыклы итеп оештыруны җентекле күзәтүне таләп итә. Әлеге тема иҗтимагый советның чираттагы утырышына да чыгарылды. 1нче мәктәп укучысы Полина Дубровинаның яшьтәшләре белән берлектә җәйге яллар турында мәктәп укучылар арасында сораштырулар үткәрү нәтиҗәләре аеруча кызыклы иде. Балалар ял вакытына тәкъдимнәрен дә керткәннәр, ял итү урыны, эшләү теләге белән уртаклашканнар, лагерьлардагы тәртип турында фикерләрен белдергәннәр. Гомумән, 17 сорауга 306 баланың кызыклы җаваплары теркәлгән. Район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Роберт Халитов җәйге ялларны оештырганда әлеге сораштыру нәтиҗәләренә игътибар бирергә кирәклекне ассызыклады. Яшьләр эшләре идарәсе мәгълүматы буенча быел "Йолдызлык" шәһәр яны лагерена 4 сменага 500 юллама әзерләнә. Беренче смена 1 июньнән эшли башлый. Район буенча 17 ишегалды лагеры эшләячәк. Аларның 5се - авыл җирлекләрендә. Ә җәйге чорда эшләргә теләк белдерүчеләргә мәшгульлек үзәге аша ГРЭС - 50, "Мефро" уилз Руссия-Зәй заводы" ҖЧШ - 31, яшьләр эшләре идарәсе - 200, "Шатлык" халыкка социальхезмәтләр күрсәтү үзәге - 10, "Зәй" агрофирмасы - 15, "Восток" агрофирмасы -15 урын тәкъдим итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев