Югары Пәнәче җирлеге турында ТНВ каналы тапшыру төшерде
Узган атнада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада 20 елдан артык җирле үзидарәдә органнарында эшләүче хезмәткәрләрне тәбрикләп, рәхмәтен җиткерде.
“Республикада авыл җирлеге башлыгы вазифасын егерме елдан артык башкаручы алты кешенең берсе – безнең Югары Пәнәче җирлеге башлыгы Мөнир Туктаров булуы - безнең өчен зур горурлык. Мөнир Хәбибулловичның җирле үзидарә органнарындагы хезмәт стажы - 37 ел”, - ди авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Илһамия Гарифуллина.
Бу көннәрдә Казаннан ТНВ каналыннан "Адымнар" тапшыруы журналистлары Югары Пәнәче авыл җирлеге башлыгы хезмәте һәм авыллар торышы турында видеоязма әзерләү өчен Пәнәче җирлегенә килделәр. Җирлектә тырыш, уңган, үрнәк гаиләләр шактый.
“Кунакларыбыз озак еллар фермерлык белән шөгыльләнүчеләр, Урта Пәнәче авылында агротуристлык өлкәсен алып баручы Зөлфәт Мәрдәншин янында да булырга өлгерделәр. Авыл халкы белән дә аралашты алар. Һәйкәл, мәчет, мәдәният йорты турында да мәгълүмат алдылар”, - ди Илһамия Рәисовна.

Фото Пәнәче мәдәният йортыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев