Ел башыннан балалар бакчаларына нарасыйларны йөртү өчен билгеләнгән түләү күләме шактый арту сәбәпле, ата-аналарга гаиләнең кеременә карап, компенсацияләр түләү гамәлгә кергән иде. Моның өчен һәр әти-әни эш урыннарыннан соңгы 6 айдагы керемнәре турында белешмәләр алып, гаилә составы турында һәм һәр гаиләгә шәхси якын килеп, социаль ярдәм күрсәтү өчен мөһим булган...
Ел башыннан балалар бакчаларына нарасыйларны йөртү өчен билгеләнгән түләү күләме шактый арту сәбәпле, ата-аналарга гаиләнең кеременә карап, компенсацияләр түләү гамәлгә кергән иде. Моның өчен һәр әти-әни эш урыннарыннан соңгы 6 айдагы керемнәре турында белешмәләр алып, гаилә составы турында һәм һәр гаиләгә шәхси якын килеп, социаль ярдәм күрсәтү өчен мөһим булган башка кирәкле документларны социаль яклау бүлегенә тапшырды. Аның нигезендә бакча өчен түләүгә компенсацияләр күчерелде. Хәзер исә бу төр компенсациягә дәгъва кылучылардан кабаттан керемнәре турында һәм башка документларны яңартып тапшыру сорала.
Июльдән сентябрьгә кадәр социаль яклау органнары өстәмә компенсацияләргә документларны кабат теркәү эше белән шөгыльләнә. Район социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре бакчаларга йөреп, ата-аналар җыелышларында аңлату эшләре алып бардылар. Хәзер график нигезендә бакчаларга "мобиль офислар" белән йөреп, документларны урыннарда кабул итү эше оештырыла. Социаль яклау бүлеге белгечләреннән торган, кирәкле коммуникатив техник җиһазлар белән тәэмин ителгән 4 "мобиль офис" шәһәр бакчаларында эшли инде. Ә республика буенча шундый 250 "мобиль офис" эшләячәк. Зәйдә июль ае дәвамында "Кызыл калфак", "Аленка", "Алтынчәч", "Каенкай", "Күкчәчәк", "Кыңгырау чәчәк", "Уймак кыз" балалар бакчаларында урыннарда документлар алына, авыл җирләрендәге "Чулпан"(Югары Мәлем), "Әкият" (Сарсаз-Баграж), "Бәхетле балачак" (Аксар), "Күбәләк" (Бигеш), "Лесная мелодия" (Бохарай), "Ләйсән" (Югары Шепкә), "Родничок" (Гүлкин) бакчаларына балаларын йөртүче әти-әниләрне социаль яклау идарәсендә график нигезендә көтәләр. Ә калган бакчалар белән эш август аенда дәвам итә.
Районда 2600ләп бала мәктәпкәчә яшьтәгеләр учреждениеләренә йөри, аларның 1385енә бакча түләүләре өчен өстәмә компенсацияләр түләнә. Гомумән, республика буенча 67 мең кеше бакчага түләүгә өстәмә компенсация алу өчен теркәлү узачак дип фаразлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев