Авыл хезмәтчәннәре өчен иң кызу чор - үстерелгән икмәкне җыеп алу башланды. Әлеге эшкә җәлеп ителгән һәркемнән иген уңышын югалтуларсыз, сыйфатлы итеп җыеп алуда зур тырышлык сорала. Урак чорында яңа уңышны эшкәртү һәм саклау урыннарында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү зарур. Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән уңышны туплау урыннарын, эшкәртү...
Авыл хезмәтчәннәре өчен иң кызу чор - үстерелгән икмәкне җыеп алу башланды.
Әлеге эшкә җәлеп ителгән һәркемнән иген уңышын югалтуларсыз, сыйфатлы итеп җыеп алуда зур тырышлык сорала. Урак чорында яңа уңышны эшкәртү һәм саклау урыннарында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү зарур. Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән уңышны туплау урыннарын, эшкәртү техникаларын, ашлык ташучы машиналарны тиешле таләпләргә җавап бирерлек итү буенча аерым сөйләшүләр үткәрелде, беренчел янгын сүндерү чаралары булдыру кирәклеге искәртелде. Әмма янгын куркынычсызлыгы нормалары булу, алар турында янгын күзәтчелеге инспекторлары ел саен искә төшереп торуга карамастан, таләпләр үтәлмәү очраклары күзәтелә.
Икмәкне киптерүгә предприятие җитәкчесенең язмача боерыгы булганда гына керешергә мөмкин. Ә анда киптерү режимы температурасы, бөртекне рөхсәт ителгән җылыту температурасы күрсәтелә. Икмәк киптерү комплексы территориясендә һәрчак тәртип, чисталык сакланырга, тиз кабынып китәрдәй чүп-чар, калдыклар юк итеп торылырга тиеш. Барлык корылма һәм биналарга, су чыганаклары, янгынга каршы инвентарь янына иркен кереп йөрү мөмкинлеге булу шарт. Янгынга каршы булдырылган почмакларга әйбер өю, техника кую катгый тыела. Тәмәке тарту өчен махсус урын көйләнеп, ул киптерү комплексыннан 30 метр читтә урнаштырыла. Анда төпчек ташлау өчен сулы урна куела. Территориядә ачык ут белән эш итү, шулай ук очкын сүндергеч җиһазы булмаган автотранспорт керү катгый тыела.
Вакытлыча кыр станнары икмәкле басу, ток, салам-печән өемнәреннән 100 метр читтә урнаштырыла. Кыр станы мәйданчыгы камылдан, кипкән үләннән чистартыла һәм 4 метр киңлектә кырыйлардан сөреп куела. Урак машиналары, агрегатларына техник хезмәт күрсәтү, ремонтлау, аларны туктатып тору өчен басудан 30 метр читкә чыгарга киңәш ителә. Үзйөрешле шасси, чапкыч, трактор, автомобиль, комбайннарның двигатель торбаларына басуда эш вакытында очкын чәчүдән саклаучы җиһаз куела. Техникаларны басудан басуга, төркемләп, янгын, авария-коткару техникасы катнашында күчерү зарур. Басуда эш барышында янгын сүндерүгә көйләнгән техниканың кизү торуын тәэмин итү кирәк.
Басуда урак урганда, салам өйгәндә тәмәке тарту, шулай ук 30 метрдан да якын урыннарда кипкән үлән, камыл, коелып калган салам яндыру тыела. Тәмәке тарту өчен махсус урын булдырырга киңәш ителә. Шуны онытмагыз, кагыйдәләрне үтәү - уңышны тәэмин итү дигән сүз.
В. Слывка, янгын күзәтчелеге бүлеге башлыгы урынбасары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев