Юлларда көн саен дистәләрчә һәлакәт теркәлә, аларда никадәр кешенең гомере өзелә, ә күпмесе гарипләнеп кала?! Бу җәһәттән күпме кисәтү-аңлату эшләре алып барыла, югыйсә. Ләкин үзебезнең, тирә-юнебездәге кешеләрнең куркынычсызлыгы, иминлеге турында онытып, һаман ашыгабыз. Ашыгу нәтиҗәсендә юл йөрү кагыйдәләре бозыла, әле руль артына исерек килеш утырырга җөрьәт итүчеләр дә шактый. 16...
Юлларда көн саен дистәләрчә һәлакәт теркәлә, аларда никадәр кешенең гомере өзелә, ә күпмесе гарипләнеп кала?! Бу җәһәттән күпме кисәтү-аңлату эшләре алып барыла, югыйсә. Ләкин үзебезнең, тирә-юнебездәге кешеләрнең куркынычсызлыгы, иминлеге турында онытып, һаман ашыгабыз. Ашыгу нәтиҗәсендә юл йөрү кагыйдәләре бозыла, әле руль артына исерек килеш утырырга җөрьәт итүчеләр дә шактый.
16 сентябрь төнендә Яр Чаллы - Зәй - Әлмәт юлында төнлә булган фаҗига дә ашыгу, аны-моны уйламыйча тизлекне арттыру нәтиҗәсендә килеп чыга. Берсе - пассажир, икенчесе руль артында ике бертуган ир-егет "Шевроле-Кобальт" автомобилендә зур тизлектә барып, башта тимер баганага килеп бәреләләр, аннан юл читенә төшеп капланалар һәм һәлакәт урынында җан бирәләр. Алар икесе дә куркынычсызлык каешларын эләктермәгән була. Өстәвенә, руль артына утыручысы машина йөртү хокукыннан исерек килеш идарә иткән өчен вакытлыча мәхрүм ителгән була.
Татарстан территориясендә сентябрь аенда гына булган юл-транспорт һәлакәтләрен анализлау, өчтән бер һәлакәттә машина йөртүче-ләрнең куркынычсызлык каешы эләктерелмәгән булуын күрсәтә. Куркынычсызлык каешы эләктерелгәндә, тиешле кагыйдәләр үтәлгәндә авария вакытында алгы утыргычтагы кешенең иминлеге - 50, ә арттагыларныкы 25 процент гарантияләнә. Республика дәүләт автоинспекциясе хәбәр итүенчә, юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.1.2 пункты нигезендә машина йөртүче куркынычсызлык каешын эләктерергә, пассажирлардан да шуны таләп итәргә тиеш. Бу таләп үтәлмәгәндә, шулай ук мотоциклга шлемсыз утырганда, Административ хокук бозулар турында кодексның 12.6 маддәсе нигезендә җаваплылык карала - 1 мең сум күләмендә штраф салына. Быел 8 айда Татарстан юлларында шундый хокук бозуның 170 мең очрагы теркәлгән.
Ә безнең шәһәр-районга килгәндә, ЮХИДИ инспекторы Руслан Миннегалиев китергән саннар да сөендерми. Шушы чорда куркынычсызлык каешын эләктермәү яки булмау, пассажирлар йөртү кагыйдәләрен үтәмәү мотошлемсыз мототранспорт иярләүнең 1880 очрагы ачыкланган. Димәк, 8 айда шушы кадәр транспорт хуҗасы тиешле җәзасын алган - штрафка тартылган дигән сүз бу. Штраф күләме әллә ни зур түгел, ләкин ул кагыйдәләрне үтәмәү яки онытуга сәбәп булырга тиеш түгел. Кагыйдәләрне үтәү - иминлегеңне тәэмин итү икәнен истән чыгарырга ярамый. Руль артына утыргансың икән, хәвефле маневрлар ясама, тизлегеңне арттырма, куркынычсызлык каешын эләктерергә онытма, 12 яшькәчә баланы тиешле иминлек җиһазларсыз машинада йөртмә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев