Җәмгыять һәм кеше

Картаймагыз әле, ветераннар!

Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан районыбызда яшәүче сугыш һәм тыл ветераннарын хөрмәтләү дәвам итә. Район башлыгы Татьяна Воропаева авыр сугыш елларында халык сәламәтлеге сагында торган мөхтәрәм кешеләребезне тәбрикләү уңаеннан үзәк дәваханәдә оештырылган тантанада катнашты. - Сезнең буынга яшь кенә килеш авыр тормыш йөге тартырга туры килгән. Медицина хезмәте күрсәтергә уңайлы шартлар...

Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан районыбызда яшәүче сугыш һәм тыл ветераннарын хөрмәтләү дәвам итә. Район башлыгы Татьяна Воропаева авыр сугыш елларында халык сәламәтлеге сагында торган мөхтәрәм кешеләребезне тәбрикләү уңаеннан үзәк дәваханәдә оештырылган тантанада катнашты.

- Сезнең буынга яшь кенә килеш авыр тормыш йөге тартырга туры килгән. Медицина хезмәте күрсәтергә уңайлы шартлар булмаса да, сез сугыш чорында да, аннан соң да халык сәламәтлеге өчен алны-ялны белми хезмәт куйган мөхтәрәм кешеләребез. Кызганыч, елдан-ел сафларыгыз кими бара. Без сезнең алда түбәнчелек белән баш иябез, рәхмәт сезгә! - диде ул, ветераннарга мөрәҗәгать итеп.

Бүгенге көндә медицина өлкәсе ветераннары 40лап. Аларның икесе - Мария Макарова һәм Анна Моисеева сугыш вакытында шәфкать туташлары булып эшләүчеләр, калганнары - тыл ветераннары.

Ветераннар чәй өстәле артында үзләренә күрсәтелгән кадер-хөрмәттән канәгать калдылар, үзара хәл-әһвәл белешеп, якты хатирәләрне искә төшереп, концерт программасы карап ял иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Картаймагыз әле, ветераннар!
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше