Чишмә суларының сафлыгы, чишмә буйларының гүзәллеге элек-электән көйләргә салып җырланган, алар күпме иҗат кешеләренә илһам биргән! Көмеш сулы чишмә - арыган тәнгә шифа бирүче табигать табибы да. Замана технологияләре нигезендә әллә нинди су чистарту аппаратлары уйлап табылса да, кешеләр чишмә суына өстенлек бирә. Шуңа күрә аларны саклау, чишмәләр буен төзекләндерү...
Чишмә суларының сафлыгы, чишмә буйларының гүзәллеге элек-электән көйләргә салып җырланган, алар күпме иҗат кешеләренә илһам биргән! Көмеш сулы чишмә - арыган тәнгә шифа бирүче табигать табибы да. Замана технологияләре нигезендә әллә нинди су чистарту аппаратлары уйлап табылса да, кешеләр чишмә суына өстенлек бирә. Шуңа күрә аларны саклау, чишмәләр буен төзекләндерү - һәрдаим игътибар үзәгендә. Узган ел без газетабыз битләрендә Иске Зәй бистәсенә төшүче юл буендагы Изге чишмәне төзекләндерүче мәрхәмәтле эшмәкәрләр турында язып чыккан идек. Чишмә буен чүп үләннәрдән арындыручы волонтерлар эшен дә яктырттык. Тик бу юлы сүзебез матурлыкны күрү, тудыру түгел, төзекләндерелгәнне җимерүче, кешелек сыйфатларын югалта баручы вандаллар турында. Кайчан да булса тукталырмы бу? Изге чишмәгә төшүче бормалы баскыч кырлатып үзенчәлекле итеп ясалган тимер чылбыр тоткычлар кемгә кирәк булган? Шуны металлоломга тапшырып күпме файда алып була? Сораулар бик күп, уйласаң исең китәрлек... Төзегәнне җимерүчедән нинди игелек көтәргә? Әлеге чишмәдән су алырга килүчеләрне дә бу бик борчый. Мәсәлән, шәһәрдәшебез Александр Миронов җәйге кызу көннәрдә чишмә суына көн дә килеп йөри.
- Чишмә буеннан күтәрелгәндә тотынып менү өчен бик тә уңайлы иде ул тимер чылбыр култыксалар. Аларның юклыгын күргәч, йөрәгем өшеп китте. Эшләмичә урлашып, җиңел акчага ияләшкән әрәмтамаклар эше инде ул. Шуның белән баеп буламы? Изге чишмәгә зыян салудан үзеңә игелек алып булмавын аңласыннар иде андыйлар, - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев