Тимер юл аша чыгу урыннарын тиешенчә җиһазландыру, аларда юл хәрәкәте кагыйдәләре үтәлешен контрольдә тоту мөһим бурычларның берсе булып кала. Шуны күздә тотып, бу көннәрдә республика ЮХИДИ идарәсе Россия тимер юлларының Татарстан бүлеге белән берлектә тимер юл аша чыгу урыннарында аварияләрне кисәтү, аларны булдырмау чараларын күрү максатында профилактик эшне көчәйтте. Статистика...
Тимер юл аша чыгу урыннарын тиешенчә җиһазландыру, аларда юл хәрәкәте кагыйдәләре үтәлешен контрольдә тоту мөһим бурычларның берсе булып кала.
Шуны күздә тотып, бу көннәрдә республика ЮХИДИ идарәсе Россия тимер юлларының Татарстан бүлеге белән берлектә тимер юл аша чыгу урыннарында аварияләрне кисәтү, аларны булдырмау чараларын күрү максатында профилактик эшне көчәйтте.
Статистика мәгълүматларына күз салсак, тимер юл аша чыгу урыннарындагы аварияләр - автотранспорт йөртүчеләрнең юл кагыйдәләрен тиешле дәрәҗәдә үтәмәве нәтиҗәсе. Үз гомерен куркыныч астына куючы машина йөртүчеләрнең һаман саен очрап торуы кызганыч, әлбәттә. Агымдагы елның 10 аенда гына да Горький тимер юлының Казан хезмәт күрсәтә торган өлешендә 7 юл-транспорт һәлакәте булган. Аларның өчесе - Татарстан территориясендә. Безнең район территориясендәге тимер юлларда һәлакәтләр теркәлмәсә дә, тынычланырга урын юк.
- Агымдагы елның 11 аенда безнең инспекторлар тарафыннан тимер юл аша чыгу урыннарында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 38 беркетмә төзелде. Узган ел бу вакытта мондый төр кагыйдә бозулар 23 иде. Хәвефле урыннардагы аварияләрнең аяныч төгәлләнүе турында еш ки-сәтелсә дә, машина йөр-түчеләр арасында, кызганычка каршы, бу мәсьәләгә бармак аша караучылар арта бара. Автомат барьер төшерелгән, светофорның кызыл уты янып торуга карамастан, кайбер машина йөртүчеләр каядыр ашыга, кагыйдәне боза. Беренчедән, мине беркем күрми дип уйлап ялгышалар, юлда инспектор булмаса да, видеорегистратор урнаштырылган, икенчедән, бүген эләкми калсаң да, иртәгә куркыныч хәлгә юлыгуың бар, -ди район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Вадим Васильев.
Район аша үтүче тимер юлның 14 урынында машина юлы бар. Аларның 8е -шәһәрдә, 6сы - авыл җирлекләре территорияләрендә. Аларның 5есенә автомат барьерлар, махсус сак посты куелган. Юл йөрү кагыйдәсе буенча, автомат барьер төшерелгән, светофорның кызыл уты янган вакытта транспорт чараларына тимер юлдан 5 метр читтә туктау карала. Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 12.10 маддәсе 1нче бүлеге нигезендә мондый урында юл хәрәкәте кагыйдәсен бозган өчен 1 мең сум штраф яки 3 айдан 6 айга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү каралган. Ә әлеге кодексның 12.10 маддәсе 3нче бүлеге буенча беркетмә төзелгәндә, машина йөртү хокукыннан бер елга колак кагу ихтималы да бар.
Аварияләрне булдырмауга юнәлтелгән профилактик гамәлләр кысаларында бу көннәрдә ЮХИДИ хезмәткәрләре тимер юл аша чыгу урыннарында көчәйтелгән режимда эшли. Һәр машина йөртүчедән кагыйдәләрне төгәл үтәү сорала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев