Якты Күл авылы малай-кызлары җәй көне вакытларын мәдәният йортында үткәрергә тырыша. Биредә агымдагы елда "Дуслык" клуб яны лагере эшли. Балалар атнага дүрт мәртәбә ике сәгать дәвамында вакытларын күңелле итеп үткәрә. Якты Күл мәдәният йорты хезмәткәрләре Татьяна Егорова, Татьяна Блохина, китапханәче Эльвира Шатунова малай-кызлар өчен конкурс-викториналар үткәрә, уеннар оештыра, гаилә, туган...
Якты Күл авылы малай-кызлары җәй көне вакытларын мәдәният йортында үткәрергә тырыша. Биредә агымдагы елда "Дуслык" клуб яны лагере эшли. Балалар атнага дүрт мәртәбә ике сәгать дәвамында вакытларын күңелле итеп үткәрә. Якты Күл мәдәният йорты хезмәткәрләре Татьяна Егорова, Татьяна Блохина, китапханәче Эльвира Шатунова малай-кызлар өчен конкурс-викториналар үткәрә, уеннар оештыра, гаилә, туган ил, шәфкатьлелек, музыка һ.б. темаларга әңгәмәләр үткәрә, бию кичәләре оештыра. Биредә кемнәрдер шахмат-шашка уйный, кемнәрдер мультфильм карый, ә беришләре караокега кушылып җырларга ярата. Шунысы игътибарга лаек, балаларга лагерьда экология тәрбиясе бирелә. Әлеге җәһәттән мәдәният хезмәткәрләре "Тирә-ягыңны чиста тот!", "Табигатьне сакла!", "Балалар десанты" һ.б. акцияләр оештыра.
Балаларның клуб алды лагерена теләп, яратып йөрүләре куандыра. Алар белән шәһәрдән авылга кунакка кайтучылар да йөри.
- Балалар күңелле итеп ял да итә, эшкә дә өйрәнә, - ди методист Кәүсәрия Кузнецова.
Якты Күл мәдәният хезмәткәрләре исә кул эшенә осталар, алар бу шөгыльгә балаларны да өйрәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев