"Татарстан Республикасында халыкны адреслы социаль яклау турында" 63нче Закон нигезендә онкологик авырулар, хроник бавыр җитешсезлегеннән интегүчеләр өчен дәүләт учреждениеләренә барып дәваланган, амбулатор төстә гемодиализга йөргән өчен юл чыгымнарына компенсация каралган. Компенсация бирү тәртибе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 743нче карары белән көйләнә һәм ул җан башына уртача керем Татарстан Республикасында яшәү...
"Татарстан Республикасында халыкны адреслы социаль яклау турында" 63нче Закон нигезендә онкологик авырулар, хроник бавыр җитешсезлегеннән интегүчеләр өчен дәүләт учреждениеләренә барып дәваланган, амбулатор төстә гемодиализга йөргән өчен юл чыгымнарына компенсация каралган. Компенсация бирү тәртибе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 743нче карары белән көйләнә һәм ул җан башына уртача керем Татарстан Республикасында яшәү минимумының (6020 сум) икеләтелгән күләменнән ким булганда бирелә. Монда шулай ук яшәгән урыннан дәвалану учреждениесенең ераклыгы, тарифлар турында дәүләт комитеты раслаган автомобиль транспортында халыкны йөртүгә максималь тарифның чик күләме дә исәпкә алына.
Шунысына игътибар итү мөһим: дәвалау курсы бер көннән артканда компенсация бару-кайту чыгымнары өчен генә түләнә. Ләкин гариза бирүче тиешле документлар белән мөрәҗәгать иткәндә, юл өчен чынлыкта киткән чыгымнар каплана. Шулай ук тапшырылган документлар нигезендә түбәндәге төр транспортта бару-кайту чыгымнары өчен дә компенсация түләнә. Мәсәлән, тимер юл транспорты (фирмалы поездлар һәм югары комфортлы вагоннардан кала), III категория-ле су транспорты, шәһәр яны һәм шәһәрара автомобиль транспорты, тимер юл белән бару мөмкин булмаганда - авиация транспорты (экономияле класс).
Социаль пакет җыелмасы кысаларында тимер юлдан бушлай файдалану хокукы булган кешеләргә компенсация түләнми.
Компенсация мәсьәләсендә даими яшәү урыны буенча республика матди ярдәм үзәгенең район бүлегенә мөрәҗәгать итү зарур һәм түбәндәге документлар таләп ителә:
-дәвалау үтү турында тиешле формадагы медицина учреждениесе белешмәсе;
-мөрәҗәгать иткән айдан алдагы 3 ай өчен һәр гаилә әгъзасының керемнәре турында документ;
-медицина учреждениесенә юлда барган һәм кайткан өчен билетлар;
-акча күчерү өчен банк реквизитлары;
-шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык бирү турында гаилә әгъзаларының ирекле формада язылган гаризасы.
Гаилә кереме турында документларны тапшырып, социаль яклау чараларыннан файдаланучы гражданнардан мондый документлар соралмый.
Документларны дәвалануга барып-кайтканнан соң 6 айдан да соңга калмыйча тапшыру зарур. Ә 2013 ел өчен документлар ел башыннан кабул ителә. 6 ай дәвамында дәвалану курсы узганда, гариза бирүче фактта дәвалау курсы узуы турында дәүләт медицина учреждениесе белешмәсен генә тапшыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев