Җәмгыять һәм кеше

Кече Ватан елы матур эшләргә юл ача

Аппарат киңәшмәсендә төп өч мәсьәлә тикшерелде. Аны район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды. "ЖилЭнергоСервис" ҖЧШ директоры Георгий Тихонов оешманың узган елгы эшчәнлеге турында сөйләде, җәмгыять тарафыннан халыкка күрсәтелүче хезмәтләрне анализлады. Аның чыгышыннан күренгәнчә, 2013 елда предприятие түләүле хезмәтләр күрсәтү (электр энергиясен исәпләү приборлары, башка төр җиһазлар алмаштыру һ.б.) буенча башка...

Аппарат киңәшмәсендә төп өч мәсьәлә тикшерелде. Аны район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды.

"ЖилЭнергоСервис" ҖЧШ директоры Георгий Тихонов оешманың узган елгы эшчәнлеге турында сөйләде, җәмгыять тарафыннан халыкка күрсәтелүче хезмәтләрне анализлады. Аның чыгышыннан күренгәнчә, 2013 елда предприятие түләүле хезмәтләр күрсәтү (электр энергиясен исәпләү приборлары, башка төр җиһазлар алмаштыру һ.б.) буенча башка елларга караганда, азрак күләмдә эш башкарган. Әлеге уңайдан район башлыгы халыктан кергән мөрәҗәгатьләр, заказларны көтеп ятмыйча, үзегезгә активрак булырга, инициатива күрсәтергә кирәк дип белдерде.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Максимов чыгышында шәһәрдә каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм чыгару проблемасын яктыртты.

Билгеле булганча, ел башыннан әлеге эшне "НК-Сервес Зәй" ҖЧШ башкара, ә урамнарны, халык күп була торган урыннарны чиста тоту, чүп-чардан арындыру белән элеккечә "Горзеленхоз" ҖЧШ шөгыльләнә. Күпфатирлы йортлардан чүп чыгару өчен контейнерлар куелды. Әмма әлегә мәсьәлә тулысынча хәл ителмәде: шәһәрдә чүп кимемәде. Монда хезмәт күрсәтүче оешма да эшләп бетерми, зәйлеләрнең дә, элеккечә, бу мәсьәләдә культурасы түбән - чүбе фатирыннан гына чыксын, кая тели - шунда ыргыта.

Хәбәр ителгәнчә, 2014 ел районда Кече Ватан елы дип игълан ителде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Иванова Кече Ватан елы кысаларында узачак төп чаралар белән таныштырды.

-Һәр кешенең биографиясе Кече Ватаннан башлана. Кече Ватан - олы Ватан кебек үк зур, чөнки ул бер генә, - диде ул чыгышында.

Районда Кече Ватан елында башкарыласы эшләр, уздырыласы чаралар планы эшләнгән. Аны булдыруда районның күп кенә предприятие, оешмалары катнашкан. Планда төрле юнә-лештәге 250дән артык чара билгеләнгән. Иң мөһиме - аны тормышка ашыруда зәйлеләрне күбрәк тарту.

Чараларның кайберләренә тукталып узсак, урынлы булыр. Мәгариф учреждениеләрендә "Кече Ватан турында" дип аталган медиапроект старт алды. Аңа нәтиҗә майда ясалачак. "Минем урам", "Минем шәһәр", "Җанга якын урыннар" дип аталган иншалар һәм фотосурәтләр бәйгесенә дә старт бирелде. Шәһәр-район китапханәләрендә туган якка багышланган викториналар, туган як турында шигырьләр уку, әдәби кичәләр оештырылачак. Үзәк китапханә "Туган ягым - горурлыгым минем" исем астында китап укучылар конференциясе үткәрәчәк. Авыл җирлекләре "Авылыбыз озынгомерлеләре", "Тарихта эзле авыл", "Якташларыбыз - горурлыгыбыз" дигән кичәләр үткәрүне планлаштыра. Аеруча Сәвәләй, Якты Күл, Югары Шепкә, Дүрт-Мунча, Бигеш, Бохарай, Югары Мәлем җирлекләрендә матур чаралар уздыру каралган. "Авыл җырлый" район фестивале дә истә калырдай булыр дип ышанабыз. Предприятие, оешмалар арасында узачак халык иҗаты фестивале дә Кече Ватан елына багышланачак.

Тиздән "Ватанга - мәхәббәт белән" дип аталган проект тормышка ашырыла башлый. Аның кысаларында һәр атнада "Энергетик" Мәдәният сарае каршындагы мәйданда мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре төрле бәйрәмнәр, ял чаралары оештырачак. Кече Ватан елы ачу "Энергетик" Мәдәният сараенда 18 февральдә булачак.

Киңәшмәдә контрольдә торучы мәсьәләләр буенча җаваплы затлар хисап тотты. Район башлыгы, киңәшмәгә нәтиҗә ясап, бу атнада узачак төп чараларны атады, бурычлар куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Кече Ватан елы матур эшләргә юл ача
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше