Җәмгыять һәм кеше

Кибетләргә контроль кимергә тиеш түгел

Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсендә шәһәрдә реклама такталары һәм конструкцияләре урнаштыруда таләпләр үтәлеше, быелның тугыз аенда кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә эшчәнлек нәтиҗәләре һәм ел ахырына кадәрге бурычлар, мәшгульлек үзәгенең төп эш юнәлешләре турында мәсьәләләр каралды. Киңәшмәне район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды. Башкарма комитетның архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге башлыгы Рәйсә...

Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсендә шәһәрдә реклама такталары һәм конструкцияләре урнаштыруда таләпләр үтәлеше, быелның тугыз аенда кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә эшчәнлек нәтиҗәләре һәм ел ахырына кадәрге бурычлар, мәшгульлек үзәгенең төп эш юнәлешләре турында мәсьәләләр каралды. Киңәшмәне район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды.

Башкарма комитетның архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге башлыгы Рәйсә Исламова чыгышыннан күренгәнчә, быел башкарма комитет тарафыннан күрсәтмә такталар урнаштыру өчен 42 рөхсәт бирелгән, урнаштырылган күрсәтмә такталарның 9ы реклама средствосы паспортына туры килми. Шәһәрдә бүгенге көндә 21 реклама конструкциясе бар. Аларның кайберләре светодиод лампалары белән яктыртылмый.

-Барлык күрсәтмә такталар, реклама конструкция-ләре тиешле таләпләргә җавап бирергә тиеш. Беркемнең дә аларны үз белдеге белән эшләү һәм урнаштыруга хакы юк. Бу мәсьәлә тиешле структураларның даими контролендә булсын. Һәр торак пункты, шәһәрнең үз йөзен билгеләүдә күрсәтмә такталар, реклама щитлары зур роль уйный, - диде район башлыгы.

Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органының Зәй контроль-инспекцияләү бүлеге әйдәп баручы белгече Надежда Чернова шәһәр-районда кулланучылар хокукларын яклау эшен анализлады. Быелның тугыз аенда зәйлеләрдән 180 мөрәҗәгать кергән, шуның 148е - сәүдәгә, калганнары көнкүреш хезмәте күрсәтү, почта һәм башка төр хезмәтләргә туры килә.

Район башлыгы сәүдә нокталарында аеруча азык-төлек сатуга контрольне көчәйтү кирәклеген, сату вакыты чыккан продукциянең кибетләрдә очрап торуын билгеләп үтте.

-Тикшерү органнарының бу мәсьәләдә хокуклары чикләнде, шуңа күрә безгә депутатлар, җәмәгать оешмалары вәкилләре һәм башка органнар белән берлектә санитар айлыклар игълан итеп, сәүдә нокталары буйлап рейдлар уздыру зыян итмәс иде, - диде ул.

Мәшгульлек үзәге директоры Александр Тулынин Зәйнең хезмәт базарындагы хәл торышы турында сөйләп, үзәк тарафыннан эшсезлекне киметү максатында нинди чаралар күрелүен бәян итте.

Бүгенге көндә бездә эшсезлек дәрәҗәсе 1,49 процент тәшкил итә. Быелның тугыз аенда үзәккә эш эзләп 1574 кеше мөрәҗәгать иткән, шуның 1300е эшкә урнаштырылган.

-1 октябрьдә безнең мәгълүмат базасында 126 вакантлы эш урыны бар иде. Әмма эш эзләүчеләрнең күбесен ул кызыксындырмый. Эшсез кеше эшне белеме, квалификациясе һәм, әлбәттә, аңа ничек түләнүе буенча эзли. Бу очраклар эшсезлекнең сыйфат күрсәткечләре турында сөйли, - диде Александр Тулынин.

-Ипи, сөт алырга, фатирына түләргә акчасы булмаган кеше, балаларын, гаи-ләсен туйдыру өчен, теләсә нинди хезмәт башкара ала. Димәк, эшсезләрнең кайберләре эшләргә теләми. Сер түгел, мондый категория кешеләр бар, - диде район башлыгы.

Татьяна Воропаева эшсезлек дәрәҗәсен киметү өстендә даими эшләүне мөһим бурыч дип бәяләде.

Контрольдә торучы мәсьәләләр буенча "Идарәче компания" ҖЧШ директоры Сергей Ефремов, "Татэнергосбыт" АҖнең Зәй филиалы җитәкчесе Анатолий Талапин, район үзәк дәваханәсе баш табибы Владимир Гуров хисап тотты.

Киңәшмә ахырында район башлыгы көн кадагында торучы мәсьәләләрне атады, бу атнада узачак төп чаралар планы белән таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Кибетләргә контроль кимергә тиеш түгел
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше