Гыйнвар ахыры-февраль башы - төрле уку йортларында белем алучы яшь зәйлеләр өчен туган төбәкләренә кайтып көч туплау, имтиханнардан соң яшьтәшләре белән аралашу, кыскача әйткәндә, каникуллар чоры. Быел аны яшьләр күңелендә үзенчәлекле итеп калдыру өчен яшьләр эшләре идарәсе матур очрашу кичәсе оештырды. Гыйнварның соңгы көнендә «Энергетик» Мәдәният сарае студентлар белән шыгрым...
Гыйнвар ахыры-февраль башы - төрле уку йортларында белем алучы яшь зәйлеләр өчен туган төбәкләренә кайтып көч туплау, имтиханнардан соң яшьтәшләре белән аралашу, кыскача әйткәндә, каникуллар чоры. Быел аны яшьләр күңелендә үзенчәлекле итеп калдыру өчен яшьләр эшләре идарәсе матур очрашу кичәсе оештырды. Гыйнварның соңгы көнендә «Энергетик» Мәдәният сарае студентлар белән шыгрым тулы иде. Биредә очрашу кичәсе яңа форматта уздырылды.
Район башлыгы Разиф Кәримов районда 2015 елда ирешелгән уңышлар, һәр предприятие, оешмага аерым тукталып, аларга якын киләчәктә кирәк булган белгечләр, сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен һәр урында тудырылучы уңай шартлар турында сөйләде, алга таба шәһәрдә булачак үзгәрешләргә тукталды. Яшьләр районның республикада икътисади яктан сигезенче урынны биләвен, шәһәребездәге шикәр заводының җитештерүчәнлек буенча Россиядә иң яхшы предприятие булуын, агымдагы елның ноябренә тимер юл аша күпер төзелеп бетәчәген һәм «Космос» яшьләр үзәгендә заманча 3D кинозалы булачак, дигән хәбәрне көчле алкышларга күмде. Шулай ук политехник колледжда әзерләнүче кадрлар хакында да тулы мәгълүмат бирелде.
- Район югары темплар белән үсешкә омтыла. Ә моның өчен безгә энергия-ле яшь белгечләр кирәк. Без сезнең якын киләчәктә туган төбәккә кайтып, тырыш, нәтиҗәле хезмәт куячагызга өметләнәбез, - диде Разиф Кәримов, яшьләргә мөрәҗәгать итеп.
Үзәк дәваханәнең баш табиб урынбасары, шәһәр Советы депутаты Вадим Усманов та фикерләре белән уртаклашты, яшьләрне бергәләп район үсешен тәэмин итүдә өлеш кертергә чакырды. Ә Әлмәт муниципаль хезмәт институты студенты Екатерина Нестерова укуын тәмамлауга районга эшкә кайтырга әзер булуын, моның өчен район җитәкчелегеннән рөхсәт кирәк булуын белдерде.
Үзенчәлекле бәйрәм кичәсе концерт номерлары белән үрелеп барды. Җырчы Ясмин, "Вторая обувь" шаяннар һәм тапкырлар клубы командасы чыгышы, "Легенда", "Магия" бию ансамбльләре, егетләрнең үзенчәлекле чыгышлары көчле алкышларга күмелде. Политехник колледж студентлары әзерләгән видеокотлау һәркемне елмайтты.
Разиф Кәримов, башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов шәһәр тормышында иң актив катнашучы студентларга Мактау грамоталары тапшырдылар. Яшьләр эшләре идарәсе, студентлар ашханәсе оештырып, теләгәннәргә тәмле чәй белән сыйлану мөмкинлеге тудырды. Кичә дискотека белән дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев