Йортка җаваплылар - йортта яшәүчеләр мәнфәгате сагында торучылар. Алар халык белән торак милекчеләре ширкәте җитәкчелеге арасында арадашчы ролен үти. Узган атнада хакимияттә йортка җаваплылар катнашында очрашу узды, аңа халыкка хезмәт күрсәтүче оешма-предприятие, учреждение житәкчеләре чакырылды. Очрашуны район башлыгы урынбасары Роберт Халитов алып барды. Мондый очрашулар халыкның гозер-үтенечләре, борчыган проблемаларын өйрәнү...
Йортка җаваплылар - йортта яшәүчеләр мәнфәгате сагында торучылар. Алар халык белән торак милекчеләре ширкәте җитәкчелеге арасында арадашчы ролен үти. Узган атнада хакимияттә йортка җаваплылар катнашында очрашу узды, аңа халыкка хезмәт күрсәтүче оешма-предприятие, учреждение житәкчеләре чакырылды. Очрашуны район башлыгы урынбасары Роберт Халитов алып барды.
Мондый очрашулар халыкның гозер-үтенечләре, борчыган проблемаларын өйрәнү максатыннан ай саен оештырылачак. Очрашуда башкарма комитет җитәкчесенең ифраструктура үсеше буенча урынбасары Азат Бариев 2008 елдан күпфатирлы йортларга үткәрелгән капиталь ремонт, әлеге жәһәттән агымдагы елда башкарылачак эшләр турында сөйләде. Быел күпфатирлы 17 йортта 70,3 миллион сумлык төзекләндерү эшләре башкарылачак. Бердәм исәпләү үзәге җитәкчесе Галина Камышова исә очрашуда халыкны борчыган мәсьәлә - февраль аенда жылылык һәм кайнар суга исәпләүләрнең ни өчен югары булуы, гомумйорт ихтыяҗлары өчен түләү мәсьәләләре турында бәян итте. Районда бурычлар җыелу - җитди проблема. Бүгенге көнгә торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурыч 50 миллион сумга җитте. Иң күп әҗәт Ялчыгол урамының 1нче йортына (3 миллион 240 мең сум) туры килә. Аннан кала Казан урамы 4 һәм 8нче йортлары - 1 миллион 500 мең сум, Җиңү проспектының 1/11, 19нчы йортларында - 690 мең, Крупская урамы 1нче йортында 470 мең сум тирәсе. Бурычлылар белән җитди эш алып барыла. Атнаның һәр пәнҗешәмбесендә башкарма комитет җитәкчесе Айрат Бариев җитәкчелегендә бурычларны киметү юллары эзләнә, анык чаралар күрелә. Андый йорт-фатирларга рейдлар үткәрелә. Әҗәтләрне киметүдә йортка җаваплыларның өлеше зур.
"Идарәче компания"не җитәкләүгә алынган Александр Аввакумов чыгышы очрашуга килүчеләрдә кызыксыну уятты. Җитәкче компания эшчәнлеге турында сөйләде. "17 подъезд" торак милекчеләре ширкәте рәисе Надежда Бардина чыгышында йортка җаваплылар эшен оештыруга киңрәк тукталды. Әлеге ширкәткә биш -1/03, 1/05, 1/07, 1/09, 19нчы йортлар карый. Торак йорт белән идарә итү - җаваплылык, һөнәри осталык сорый торган хезмәт. Надежда Бардина эшчәнлегендә йортка җаваплыларга таянуын ассызыклады. Алар ай саен гомумйорт исәпләү приборлары күрсәткечләрен алалар, аена ике мәртәбә халык белән очрашып, борчыган проблемалар хакында сөйләшәләр, инженер җиһазлары торышын, подъездлар, ишегаллары чисталыгын контрольдә тоталар, гомум йорт милкен карап тоту, саклау буенча тәкъдимнәрен кертәләр. Йортка җаваплылар әҗәтләре күп булганнар белән көрәшүдә саллы эш башкара, ди ширкәт рәисе. Ул бурычлылар белән алып барылган җитди эшкә, көрәш алымнарына киңрәк тукталды.
Очрашу ахырында йортка җаваплылар киңәште, фикерләште, күтәргән мәсьәләләр каралып, контрольгә алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев