Җәмгыять һәм кеше

Кисәтү эшенә игътибарны арттырыйк

Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсен район башлыгы урынбасары Роберт Халитов алып барды. Көн тәртибендә төп дүрт мәсьәлә тикшерелде. Киңәшмә күңелле мизгелдән башланды: Роберт Халитов район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Бариевка "2013 ел нәтиҗәләре буенча төзелеш тармагында хезмәтне саклау эшендә иң яхшы оешма" смотр-конкурсында актив катнашкан өчен ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь...

Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсен район башлыгы урынбасары Роберт Халитов алып барды. Көн тәртибендә төп дүрт мәсьәлә тикшерелде.

Киңәшмә күңелле мизгелдән башланды: Роберт Халитов район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Бариевка "2013 ел нәтиҗәләре буенча төзелеш тармагында хезмәтне саклау эшендә иң яхшы оешма" смотр-конкурсында актив катнашкан өчен ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы һәм Россия төзүчеләр профсоюзы дипломын тапшырды.

17-30 мартта шәһәр-районда оператив хәл торышы турында эчке эшләр бүлеге башлыгы Ринат Рәхмәтуллин чыгыш ясады. Аның чыгышыннан күренгәнчә, соңгы ике атнада бүлеккә хокук бозулар, җинаять кылулар турында 28 хәбәр кергән, шуның 8е - урлау, 6 - кыйнау. Мошенниклык шулай ук 6 очрак.

Әлеге чорда районда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар турында дәүләт янгын куркынычсызлыгы хезмәте башлыгы Ильмир Шәяхмәтов сөйләде. Ул чыгышында язгы-җәйге чорда янгын чыгу очракларының гадәттә күбәюен билгеләп үтте. Кар эреп бетүгә, су буйлары, тау итәкләрендә корыган үлән яну башлана. Моның сәбәбе - ут белән саксыз эш итү яисә махсус яндыру. Шуңа күрә халыкка бу турыда аңлату, кисәтү алгы планга чыга. Ильмир Шәяхмәтов бу җәһәттән алар тарафыннан алып барылучы эшчәнлекне анализлады.

"Зәй шикәре" АҖнең 2013 елдагы эшчәнлеге һәм агымдагы елга планнары турында предприятие җитәкчесе урынбасары Александр Цветков бәян итте.

Билгеле булганча, узган хуҗалык елында басуларда моңарчы күрелмәгән шикәр чөгендере уңышы үстерелде һәм завод предприятие тарихында беренче мәртәбә рекордлы күләмдә чимал эш-кәртте һәм шикәр комы эшләп чыгарды. Хәзерге вакытта заводны яңа эш сезонына әзерләү бара.

-Шикәр заводының күрсәткечләре сөендерә. Әмма биредә проблемалар да юк түгел. Экологиягә зыян салмау турында яхшырак кайгырту кирәк. Шикәр кайнату чорында, соңрак та фильтрация кырларыннан начар ис бөтен шәһәргә тарала. Кулланылган пычрак суларның елгаларга агып төшү очраклары да бар, - диде Роберт Халитов.

Башкарма комитет җитәкчесе Айрат Бариев шикәр чөгендере ташыганда шәһәр-район юлларына басудан пычрак ташу проблемасын күтәрде. Узган көз (көз яңгырлы булу сәбәпле) бу мәсьәлә аеруча киеренке торды. Юллар юеш балчык белән капланып, тайгакка әйләнде. Нәтиҗәдә фаҗигаләр дә булгалады.

-Моннан китү, проблеманы чишү юлларын эзләргә кирәк, - диде ул.

"Татэнергосбыт" АҖ филиалы Кама бүлегенең клиентларга хезмәт күрсәтү Зәй офисының узган елгы эшчәнлеген аның җитәкчесе Анатолий Талапин анализлады. Ул чыгышында кулланган электр энергиясе өчен бурычлар булу мәсьәләсенә дә тукталды. Әмма Роберт Марсович аңа бурычлар мәсьәләсендә проблеманы тиешле структураларга гына аударып калдырмыйча, алар белән берлектә халык белән даими эшләү кирәклеген искәртте.

Киңәшмә ахырында контрольдә торучы мәсьәләләр буенча җаваплы затлар хисап тотты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Кисәтү эшенә игътибарны арттырыйк
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше