Җәмгыять һәм кеше

Әкият туа мәйданда

Шәһәребезнең «Энергетик» Мәдәният сарае каршыннан үткәндә үзеннән-үзе Яңа елга, яңа уй-хыялларга чумуыңны сизми дә каласың. Үзәк мәйданда инде атнадан артык ыгы-зыгы. Биредә техника эшләве, кешеләр кайнашуы нәтиҗәсендә чын мәгънәсендә сихри әкият дөньясы туа. Аларга карагач, ирексездән күңел Яңа ел бәйрәмен көтә башлый. Быел үзәк мәйданда райондашларыбыз һәм кунаклар хозурына 18...

Шәһәребезнең «Энергетик» Мәдәният сарае каршыннан үткәндә үзеннән-үзе Яңа елга, яңа уй-хыялларга чумуыңны сизми дә каласың. Үзәк мәйданда инде атнадан артык ыгы-зыгы. Биредә техника эшләве, кешеләр кайнашуы нәтиҗәсендә чын мәгънәсендә сихри әкият дөньясы туа. Аларга карагач, ирексездән күңел Яңа ел бәйрәмен көтә башлый. Быел үзәк мәйданда райондашларыбыз һәм кунаклар хозурына 18 кар фигурасы тәкъдим ителә.

Яңа ел бәйрәменең иң төп кунагы булган - мәһабәт чыршы быел үзәк мәйданда алдагы елларга караганда да иртәрәк басып, бәйрәм алды рухын гәүдәләндерде. Әле утлары янмаса да, эре кар бөртекләре, чәчәкләр белән бизәлгән чыршыга игътибар итми үтү мөмкин түгел. Ә кардан эш-ләнүче 18 фигура эскизын рәссам Геннадий Уразайкин эшләде.

- Эскиз район җитәкчелеге тарафыннан хуплау табып, тендер аша узгач, без рәссам Фазыл Шиапов белән аны тормышка ашыру гамәленә керештек. Әлбәттә, мәйдан уртасындагы чыршы каршына иң беренче Кыш бабай белән Кар кызы килеп баса. Ә янәшәдәге фигураларга килгәндә, алар төрле тематиканы үз эченә алган, - ди ул.

Кар фигураларыннан төп игътибарны җәлеп итә торганы - мөгаен, ялларын җилпеп торучы ат сыныдыр. Якынлашып килүче ел символы булган бу фигураның аеруча җылылык белән ясалуы, киләсе елга зур өметләр баглануы сизелеп тора. Аннан ерак түгел урын алган елан атка үз постын бирергә әзерләнә. Шулай ук мәйданда үтеп баручы елның зур вакыйгасы булган, республикабыз башкаласында үткән Универсиада символы - Барс та үз урынын алган, хәзер исә ул эстафетаны Сочида узачак Олимпиада уеннары символлары буларак тәкъдим ителүче факел тоткан аюга һәм чана шуучы дельфинга тапшыра. Мәйданда киләчәкнең акыллы затлар кулында булачагын ишарәләгән ябалак та, башка бик күп төрле әкият геройлары да җитәрлек.

- Яңа ел бәйрәмен аеруча балалар көтеп алуын, үзәк мәйданның бизәлүен аларның түземсезлек белән көтүен истә тотып, без сабыйлар яраткан әкият геройларын күп итеп гәүдәләндерүне максат иттек. Мәсәлән, зур таудан шуып төшүче балаларны аста әкият герое - арыслан баласы гүя каршы алып, саклап тора. Диңгезләр гизүче зур көймә дә нәниләребезне шатландырыр дип уйлыйбыз. Ә мәйданга керү өчен ике якта да хан капкалары калкып чагачак. Кечкенә балалар өчен тагын ике таучык әзерләргә ниятлибез, - ди Фазыл Шиапов.

Рәссамнар кар фигураларны ясау белән мәшгуль. Тиздән аларны буяп тәртипкә китергәч, мәйдан, һичшиксез, тагын да матур төскә керер. Биредә эшне тулысынча 19 декабрьгә төгәлләү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Әкият туа мәйданда
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше