Мәскәү янындагы бөек җиңүгә - 70 ел. Башкалабыз өчен барган сугышта биниһая күп зәйлеләр катнаша. Кызганычка каршы, аларның исән-сау әйләнеп кайтканнары санаулы гына бүгенге көндә. Әлеге сугышта булган шәһәрдәшләребез Алексей Лазарев белән Гурий Васильевка Мәскәү мэры Сергей Собяниннан Рәхмәт хаты һәм истәлек билгеләре килеп иреште. Алексей Лазарев узган ел 92...
Мәскәү янындагы бөек җиңүгә - 70 ел. Башкалабыз өчен барган сугышта биниһая күп зәйлеләр катнаша. Кызганычка каршы, аларның исән-сау әйләнеп кайтканнары санаулы гына бүгенге көндә.
Әлеге сугышта булган шәһәрдәшләребез Алексей Лазарев белән Гурий Васильевка Мәскәү мэры Сергей Собяниннан Рәхмәт хаты һәм истәлек билгеләре килеп иреште. Алексей Лазарев узган ел 92 яшендә вафат булган. Истәлек билгесе аның улы Михаил Лазаревка тапшырылды.
Хәрби комиссариаттан майор Александр Гурьянов белән мобилизация бүлеге башлыгы Артур Шәрәфиев Мирный бистәсендә яшәүче сугыш ветераны Гурий Васильевның өендә булып, аңа Рәхмәт хаты һәм истәлек билгесе тапшырдылар.
Гурий Васильев Түбән Биш авылыннан. Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлагач, сугышка алына. Башта Саратовта артиллерия училищесында укый, аннан Мәскәү яны сугышына озатыла. Андагы сугыш ике периодка бүленә: оборона (1941 елның 30 сентябре - 4 декабре) һәм һөҗүм итү чоры. Төп һөҗүмне көнбатыш фронты башлый. Совет гаскәрләрендә 720 меңгә якын сугышчы (алар арасында зәйлеләр дә бар), 5900 орудие һәм миномет, 670 танк һ.б.лар була. Фашистлар һәм аларның кораллары совет гаскәрләреннән дә күп була. Совет гаскәрләренә - дошманның төп группировкаларын тар-мар итеп, калганнарын башкаладан еракка алып ташлау бурычы куела. Көчләр тигез түгел, шулай да безнекеләр беренче көнне үк дошман оборонасын өзә, Рогачево, Венев, Ельц, Солнечногорск, Ефремов, Клин, Калинин, Волоколамскны азат итәләр. 1942 елның гыйнвар башында көнбатыш фронтының уң канат гаскәрләре - Лама һәм Руза, Калинин фронты гаскәрләре Павликово, Старица турына чыгалар. 1942 елның гыйнвар башында контрһөҗүм тәмамлана. Шулай итеп, Гитлерның Мәскәүне алу уй-планы өзелә. Әлеге сугышта катнашуы белән Гурий Васильев бик горурлана. Бу бәрелеш сугышның алдагы барышында хәлиткеч роль уйный.
Якташыбыз Мәскәү янында җиңү яулагач, Сталинград, Курск сугышларында, Украина, Болгария, Югославия, Молдавия, Румынияне дошманнардан азат итүдә катнаша. Җиңү таңын ул Болгариядә каршылый. Сугыштан кайткач, колхозда эшләп ала. Нина атлы кыз белән гаилә кора. "СМУ-41" оешмасында төзүче булып эшли, ГРЭС, шәһәрне төзүдә катнаша. Нина Дмитриевна белән ике ул, бер кыз үстерәләр. Бүгенге көндә аларның 9 оныклары бар. Гурий дәдәй узган ел гомер иткән хатынын соңгы юлга озаткан.
- Сугыш афәте әле дә төшемә керә, куркып уянам, - ди ул.
Гурий Васильевка - 92 яшь. Тормышның кадерен белегез, тынычлыкны саклагыз, ди ветеран.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев