12 ноябрьдә Россиянең Саклык банкы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. 1841 елда хәйрия максатларында барлыкка килгән әлеге банк тиз арада илнең төп финанс системасы элементына әверелә. Аның активлары гомуми банк системасының чирек өлешен тәшкил итә. Бүген Россия территориясендә саклык банкының 20 меңләп бүлекчәсе эшли. Безнең районда да әлеге банк эшчәнлеге...
12 ноябрьдә Россиянең Саклык банкы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. 1841 елда хәйрия максатларында барлыкка килгән әлеге банк тиз арада илнең төп финанс системасы элементына әверелә. Аның активлары гомуми банк системасының чирек өлешен тәшкил итә.
Бүген Россия территориясендә саклык банкының 20 меңләп бүлекчәсе эшли. Безнең районда да әлеге банк эшчәнлеге киң җәелдерелгән. Һәм ул катлаулы технологияләрне кулланып эшләүче белгечләрне берләштерүче эре оешмаларның берсе булып тора.
Хезмәт юлының 16 елын саклык банкы белән бәйләгән Надежда Калинкина бирегә 1995 елда баш программист булып эшкә килә. Бу чорда әлеге белгечләргә һәр предприятиедә ихтыяҗ зур булса да, аны банк системасындагы катлаулы операцияләр башкару, үзен нәкъ менә биредә сынап карау теләге алып килә. Ул һәртөрле яңа программалар өстендә эшләүгә, яңа технологияләрне өйрәнүгә алына. Аның бу сыйфатын күреп, 2001 елда автоматлаштыру секторына җитәкче итеп билгелиләр. Әлбәттә һәр яңа эш төрле проблемалар белән очрашып, аны чишү юлларын эзләүне таләп итә. Надежда Евгеньевнага да эш процессында аларны аз чишәргә туры килми. Нәтиҗәдә авыл җирләрендәге саклык банкы бүлекчәләрен дә автоматлаштыруны уңышлы башкаруга ирешәләр. Ә инде Саклык банкы бүлекчәсе Түбән Кама филиалы итеп үзгәртелгәч, ул физик затларга кредит бирү буенча әйдәүче инспектор итеп күчерелә. Клиентларга банк продукцияләре турында мәгълүмат бирә, төрле хезмәт күрсәтү юлларын сайларга ярдәм итә.
- Банк хезмәткәре өчен иң мөһим сыйфат булып кешеләр белән ягымлы мөгамәлә урнаштыра белү, операцияләрне грамоталы итеп башкару тора. Әлбәттә һәр клиентны саклап калу гына түгел, аларның санын арттыру да кирәк. Моның өчен саклык банкының универсальлеген күрсәтә белү, яңа төр хезмәтләрне вакытында аңлату зарур. Хәзер саклык банкы бүлекчәләрендә Мәскәүдәге төп идарә белән турыдан-туры эшләү көйләнгән. Кабул ителгән заявка икенче көнне үк үтәлергә мөмкин. Кредитны рәсмиләштерү дә гадиләштерелә. Хезмәт хакын әлеге банк карточкасы аша алучылардан кредитны рәсмиләштерү өчен паспорт кына сорала, - ди Надежда Калинкина. Ул һәрдаим үз өстендә эшләргә омтыла, төрле квалификация күтәрү семинарларында катнаша. Хезмәт-тәшләре Надежда Калинкинаның компетентлы, эш өчен янучы белгеч булганы өчен хөрмәт итә.
Шушы көннәрдә Надежда Калинкина 55 яшьлек юбилеен билгеләп үткән. Без аны берьюлы ике бәйрәме белән тәбрик итәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев