29 октябрьнең нинди истәлекле дата булуын һәркем дә хәтерли микән?.. Яшьрәкләрдән бу хакта сорасаң, ә нәрсәсе белән истәлекле соң, дигән җавап ишетәсең. Быел 29 октябрьдә Бөтенсоюз коммунистик яшьләр союзы төзелүгә 95 ел тулды. Шушы көн уңаеннан туган як тарихын өйрәнү музеенда сугыш һәм аннан соңгы авыр елларда комсомол әгъзасы булган,...
29 октябрьнең нинди истәлекле дата булуын һәркем дә хәтерли микән?.. Яшьрәкләрдән бу хакта сорасаң, ә нәрсәсе белән истәлекле соң, дигән җавап ишетәсең. Быел
29 октябрьдә Бөтенсоюз коммунистик яшьләр союзы төзелүгә 95 ел тулды.
Шушы көн уңаеннан туган як тарихын өйрәнү музеенда сугыш һәм аннан соңгы авыр елларда комсомол әгъзасы булган, аның таркалуының да шаһиты булган ветераннар белән очрашу үткәрелде. Очрашуга яшьләр, 1нче мәктәпнең өлкән сыйныфларында укучылар чакырылды. Элекке комсомоллар, Бөек Ватан сугышы ветераннары Анна Моисеева, Нина Королева, Леонид Мачтаков, Василий Казаков, шулай ук Егор Давыдов, Людмила Тулынина, Владимир Кипров, комсомол хәрәкәтендә актив катнашучылар буларак, үз хатирәләре белән уртаклаштылар.
Комсомол оешмасы, комсомоллар турында шактый бай чыгыш та укучыларда кызыксыну уятты. Яшь буын комсомол оешмасының сугыш чорындагы ролен, нинди бүләкләргә лаек булуын белде, комсомол җырларын тыңлады. Әлеге уңайдан күргәзмә дә оештырылган иде. Ул Зәй җирендә комсомол оешмасын беренчеләрдән булып оештыручыларга багышланды. Алар турында фоторәсемнәр, большевистик лозунглар, комсомол символлары: ВЛКСМ байрагы, пионер байрагы, комсомол билеты, күкрәк билгесе бүләкләре, "Комсомольская правда" газетасы, "Комсомольская жизнь" журналлары куелды, кыскасы, ил тарихының бер чоры чагылдырылды. Китаплардан укып белү бер нәрсә, ә менә ил тарихы вакыйгалары шаһиты булган кешеләр авызыннан яңгыраган хатирәләр яшьләрне битараф калдырмады, алар тагын да күбрәк белергә теләп сорау-лар бирде, яшьләр оешмасының нинди зур роль уйнавын аңлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев