Җәмгыять һәм кеше

Контракт нигезендә – отышлы

Россия Кораллы Көчләрен контракт нигезендә хезмәт итүче һөнәри хәрбиләр белән тулыландыру ил күләмендә актуаль мәсьәләләрнең берсе булып тора. 2017 елга кадәр Россия Президенты күрсәтмәсе буенча килешү белән хәрби хезмәткә алынучылар санын 425 меңгә җиткерү планлаштырыла. Бу - армиянең яртысы чамасы дигән сүз. Бүгенге көндә Оборона министрлыгы әлеге максатта хәрби көчләрне...

Россия Кораллы Көчләрен контракт нигезендә хезмәт итүче һөнәри хәрбиләр белән тулыландыру ил күләмендә актуаль мәсьәләләрнең берсе булып тора. 2017 елга кадәр Россия Президенты күрсәтмәсе буенча килешү белән хәрби хезмәткә алынучылар санын 425 меңгә җиткерү планлаштырыла. Бу - армиянең яртысы чамасы дигән сүз. Бүгенге көндә Оборона министрлыгы әлеге максатта хәрби көчләрне туплау системасын камилләштерү белән мәшгуль. Ул хәрби һөнәр сайлаучыларга төрле өстенлекләр бирелү, уңай шартлар тудыру белән билгеләнә.

Бүгенге көндә районнан контракт нигезендә 20 егет хезмәт итә. Тагын 9ы, медкомиссия үтеп, хәрби хезмәткә чакыру көтә. Егетләрнең күпчелеге Севастопольдә Кара диңгез флотында һәм Таҗикстанда тынычлык саклаучылар бригадаларында хезмәт итәргә алына. Шулай ук Тольяттида махсус билгеләнештәге, Йошкар-Олада стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләрендә, Екатеринбург һәм Кизнерда радиацияле, химик-биологик саклану буенча хәрби көчләрдә, Ульяновскийда эчке эшләр, Новороссий-скийда хәрби флотта килешү нигезендә хәрби хезмәт үтүчеләр бар.

-Чакыру буенча армиягә алынучылар һәм контракт буенча хезмәт итүчеләр арасында аерма бик зур. Килешү төзүчеләргә төрле өстенлекләр бирелә һәм бөтенләй башка шартлар тудырыла. Контракт төзүчеләр хәзер тәкъдим ителгән берничә варианттан хәрби хезмәт урынын үзләре сайлый. Соцпакет та кызыктырырлык. Аларны фатир яки тулай торак белән тәэмин итү карала. Өч ел хезмәт иткәннән соң, җыелма ипотека программасында катнашып, теләгән җирдән үзеңә фатир сайлау мөмкинлеге бар. Фатир бәясен дәүләт каплаячак. Шулай ук 3 ел хезмәт иткәннән соң ир-егет конкурстан тыш теләгән уку йортына керә ала. Контракт нигезендә хезмәт үтүчегә, вазифасына, хәрби дәрәҗәсенә, хезмәт стажына карап, аена 18 мең сумнан алып 60 мең сумга кадәр түләнә, - ди район баш хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов.

Контракт буенча хезмәткә алынучыларга шактый гына таләпләр дә куела. Килешү 19-40 яшьлек, урта белемгә ия, физик яктан көчле, сәламәт ир-атлар белән генә төзелә. Элек контракт буенча хезмәткә алынучы чакыру буенча хезмәт итәргә тиеш булган. Хәзер исә армиягә бармаган югары белемле егетләр дә контракт буенча хәрби хезмәткә алынырга мөмкин. Мәсәлән, Зәй егете Эльвин Насыйбуллин - югары белем алып, хәрби хезмәтне контракт нигезендәгегә алыштырырга теләк белдергән беренче егет. Эльвин быел гына инженер-икътисадчы белгечлеге дипломы алган, хәзер аның белемен хәрби өлкәдә сынап карау теләге зур. Ул тиешле медицина күзәтүләре узган, документлары әзер.

- Мине бик тә хәрби диңгез флоты кызыктыра. Шуңа күрә дә Новороссийскийдагы яр буе сагына барырга теләк белдереп яздым гаризаны. Биредәге хәрби тормыш турында хәбәрдар булу нияте белән интернет аша мәгълүмат тупладым. Үзем өчен анда перспектива бар дип исәплим. Беренчедән, абруйлы эш урыны - Ватанны саклау электән дәрәҗәле һөнәр булган дип саныйм, икенчедән, социаль пакет та тормыш башлап килүче яшь кешене кызыктырырлык, өченчедән, чит җирдә үзеңне мөстәкыйльлектә сынап карау мөмкинлеге дә бар. Комиссариатта контракт нигезендә хәрби хезмәт үтү мөмкинлеге турында әйтүгә, мин бик теләп ризалаштым. Алга таба контрактны озайту-озайтмау мәсьәләсен урынга барып хезмәт итә башлагач хәл итәргә уйлыйм, - ди ул.

Хәзерге вакытта чакыру буенча Севастопольдә хәрби хезмәт үтүче шәһәрдәшебез Алексей Шков контракт нигезендә хезмәт итүнең отышлы булуын әйтә. Чөнки алар бер җирдә хезмәт итә. Аңа барысы да ачык күренә.

-Улыбыз - водолаз. Аңа хәрби хезмәт, андагы тәртип бик тә ошый. Әгәр гадәти хезмәтен тутыргач, контракт нигезендә калырга тели икән, без каршы килмибез. Әмма моны ул үзе хәл итә. Үз тормышын үзе билгеләвенә без шат кына, - ди әтисе Яков Шков.

Егетләр генә түгел, хәзер 18-39 яшьлек кызларга да контракт нигезендә хәрби хезмәт үтәргә мөмкинлек бирелә. Республикада 20дән артык кыз язмышын армия белән бәйли. Алар нигездә медперсоналлар булып эшләргә алына. Әлегә безнең районнан контракт төзеп хәрби хезмәткә алынырга теләк белдерүче кызлар юк, диләр хәрби комиссариатта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Контракт нигезендә – отышлы
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше