Җәмгыять һәм кеше

Контроль көчле булачак

Күпфатирлы йортларны төзекләндерү - халыкны иң борчыган проблемаларның берсе. Торак-коммуналь хуҗалыгы, экология, җир мәсьәләләре буенча даими депутат комиссиясе утырышында ул көнүзәк теманың берсе булды. Анда үткән ел төзекләндерелгән күпфатирлы йортлар турында тулы мәгълүмат бирелде, агымдагы елга планнар билгеләнде. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Азат Бариев хәбәр итүенчә, узган ел капиталь төзекләндерүгә...

Күпфатирлы йортларны төзекләндерү - халыкны иң борчыган проблемаларның берсе. Торак-коммуналь хуҗалыгы, экология, җир мәсьәләләре буенча даими депутат комиссиясе утырышында ул көнүзәк теманың берсе булды. Анда үткән ел төзекләндерелгән күпфатирлы йортлар турында тулы мәгълүмат бирелде, агымдагы елга планнар билгеләнде.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Азат Бариев хәбәр итүенчә, узган ел капиталь төзекләндерүгә 70 миллион 338 мең сум акча тотылган. Шуның 44 проценты, ягъни 31,3 миллион сумы - фатир хуҗалары түләүләре. Быел капиталь төзекләндерүгә 70,3 миллион сум тәгаенләнеп, 17 йортны төзекләндерүгә проект әзерләнде. Әлегә проект министрлыкта тикшерү үтә.

-Быел үткән елгы проблемаларны булдырмас өчен контрольне тагын да көчәйтәчәкбез. Бу бигрәк тә төзекләндерүне вакытында һәм сыйфатлы башкаруга кагыла. Подрядчы оешмалар эшчеләрнең җитәрлек булуын алдан ук кайгыртырга тиеш, - диде Азат Бариев.

Төзекләндерү эшләре депутатлар тарафыннан да аерым контрольгә алына. Утырышта комиссия рәисе урынбасары Азат Вәлинуров бу темага аерым тукталды.

- Төзекләндерү программасының тиешле дәрәҗәдә үтәлешен тәэмин итүгә без - депутатлар да җитди контрольлек итәбез. 2014 елда шәһәр Советының 12 депутатына капиталь төзекләндерү уздырылачак йортлар бүлеп бирелде. Һәр җитешсезлек турында тиз арада подрядчы оешмаларга мәгълүмат җиткерү планлаштырыла. Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр үзләре дә актив булырга тиеш. Эш башланганчы, йортларда җыелышлар үткәреп, подрядчы оешма вәкилләре белән танышу һәм аларның эшләрне нинди тәртиптә башкаруын белешү кирәк. Узган ел без, кайбер фатирларга евроремонт ясалу сәбәпле, хуҗаларның кертергә теләмәве, шуның нәтиҗәсендә төзекләндерү эшләренең тоткарлану фактлары белән очраштык. Йортлар өчен җаваплы кешеләргә мондый фатир хуҗалары белән алдан сөйләшеп кую зарур. Ә инде җәйгә авылга китүчеләрне участок инспекторлары белән берлектә белешеп, фатирларга керүдә тоткарлык тудырмау хәстәрен күрү мөһим, - диде Азат Вәлинуров.

Күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә уңайлы шартлар тудыру өчен, әлбәттә, һәр эшнең вакытында, тиешенчә башкарылуы мөһим. Бу фатирларда яшәүчеләрнең үзләреннән дә тора, дип ассызыклады "Идарәче компания" ҖЧШ генераль директоры Александр Аввакумов. Күрсәтелгән торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурыч бүген 45117073 сум тәшкил итә. Бурычлылар белән эш-ләүнең төрле юллары кулланыла. Шулай ук ширкәт энергияне саклау юнәлешендә дә җитди эшли. Алга таба күпфатирлы йортларны заманча индивидуаль җылылык пунктлары белән тәэмин итү карала. Ул инде шәһәрдәге күпчелек йортларда бар. Ә менә Жуков урамының 3,5,7нче йортларында индивидуаль җылылык исәпләү приборлары урнаштырылган. Алга таба тагын да заманча энергия саклау ысулларына күчү күздә тотыла. Мәсәлән, һәр фатирга радиаторларга җылылыкны көйләүче прибор урнаштырып, хуҗаларга җылылыкны көйләү мөмкинлеге бирү һәм һәр фатирда җылылык исәпләү приборы куеп, андагы күрсәткечләр нигезендә түләүне башкарту. Йортлардагы приборларны интернет челтәренә тоташтырып, күрсәткечләрне автомат рәвештә бердәм исәпләү үзәгенә тапшыру ысуллары кайбер күрше-тирә шәһәрләрдә кулланыла башлаган. Депутатлар энергияне экономияләүнең яңа методларын куллануны быел капиталь төзекләндерү үткәреләчәк, халыкта аеруча борчу тудырган йортлардан башларга, моның өчен өстәмә чыгымнарны төзекләндерү программасы проектына кертергә тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Контроль көчле булачак
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше