Коррупциягә каршы власть органнары, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм гражданлык җәмгыяте институтлары бергәләп көрәшкәндә генә нәтиҗәгә ирешеп булганны һәркайсыбыз яхшы белә. Бу мөһим эшчәнлектә эш алымнарының кайсысына басым ясарга, нинди юнәлештә камилләшергә, үтемле ысулларның ниндиен куллану отышлы? Бүген Бөгелмәдә Татарстан Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе, Юстиция министрлыгы, матбугат һәм...
Коррупциягә каршы власть органнары, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм гражданлык җәмгыяте институтлары бергәләп көрәшкәндә генә нәтиҗәгә ирешеп булганны һәркайсыбыз яхшы белә. Бу мөһим эшчәнлектә эш алымнарының кайсысына басым ясарга, нинди юнәлештә камилләшергә, үтемле ысулларның ниндиен куллану отышлы?
Бүген Бөгелмәдә Татарстан Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе, Юстиция министрлыгы, матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр буенча "Татмедиа" республика агентлыгы һәм "Татмедиа" АҖ вәкилләре катнашында "Власть органнары, массакүләм мәгълүмат чаралары, гражданлык җәмгыяте институтлары вәкилләренең коррупциягә каршы тору максатында үзара хезмәттәшлеге" дигән темага киңәшмә узды.
Күптән түгел генә коррупциягә каршы көрәш буенча республика Советы утырышында: "Кулланыла торган чараларга карамастан, коррупциягә бәйле вәзгыять тиешле тизлектә үзгәрми", - диде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов. Чыннан да, коррупция җәмгыятьнең барлык тармакларына үтеп керде, системалы проблемага әверелде. Бөгелмәдәге утырышта чыгыш ясаган Татарстан Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча баш киңәшчесе Салават Рәхимов коррупциячел гамәлләр белән бәйле статистиканы анализлады. Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарә һәм Совет эшенең гомуми нәтиҗәсе буенча 2013 елда дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр арасыннан 113 зат дисциплинар җаваплылыкка тартылган, шуларның 6сы эш урыннарыннан азат ителгән. Шулай ук 5 кеше административ җаваплылыкка тартылган, 4 фирма хуҗалыгына 20 мең сумлык административ штраф салынган. Нәтиҗәдә 160 миллион сумнан артык акча югалтуы кисәтелгән.
Киңәшмәдә коррупцияне кисәтүдә массакүләм мәгълүмат чараларына зур бурыч йөкләнүе тагын бер кат ассызыкланды. Әлеге уңайдан басма матбугат, телевидение, электрон мәгълүмат чараларында бирелүче материалларның сыйфаты, аларны укучы һәм тамашачыга җиткерүдә даими яңа формалар куллану мөһим. Бу мәсьәләләргә "Татмедиа" АҖ белгечләре аеруча басым ясады. Кисәтү эшчәнлегенә җәмәгать оешмалары вәкилләрен актив тарту кирәклеге дә әйтелде. Семинарда катнашучы иҗтимагый оешмалар вәкилләре чыгыш ясап, моның эштә нәтиҗәлелеккә китерәчәген белдерде.
Киңәшмә конструктив, җанлы, катнашучыларның активлыгы белән узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев