Җәмгыять һәм кеше

Көчәйтелгән режимда эшләүгә кереште

17 - 21 мартта юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре «Бала -иң мөһим пассажир» профилактик акциясе кысаларында көчәйтелгән режимда эшли. Мәктәп, балалар бакчалары тирәсендә иртәдән кичкә кадәр инспекторлар кизү тора, махсус юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү дәресләрендә катнаша. Балаларны транспортка махсус җайланмалар белән утыртып йөртмәүчеләрне ачыклау йөзеннән рейдлар да үткәреләчәк. Балаларны...

17 - 21 мартта юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре «Бала -иң мөһим пассажир» профилактик акциясе кысаларында көчәйтелгән режимда эшли.

Мәктәп, балалар бакчалары тирәсендә иртәдән кичкә кадәр инспекторлар кизү тора, махсус юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү дәресләрендә катнаша. Балаларны транспортка махсус җайланмалар белән утыртып йөртмәүчеләрне ачыклау йөзеннән рейдлар да үткәреләчәк. Балаларны махсус креслога утыртып, адаптерлар белән ныгытып йөртмәүчеләргә карата беркетмәләр төзеләчәк, ә мондый штраф күләме 3 мең сум тәшкил итә.

- Юл йөрү кагыйдәләренең әлеге өлешен үтәүне аеруча катгый таләп итү - балаларыбызның гомерен, сәламәтлеген саклау өчен. Мәсәлән, агымдагы елның ике аенда республикада балалар катнашында 33 юл-транспорт һәлакәте теркәлеп, аларда 5 баланың гомере өзелде, 43е тән җәрәхәтләре алды. Безнең шәһәрдә дә бер бала катнашында юл һәлакәте исәпкә алынды. Ул Комсомол һәм Төзүчеләр урамнары чатында булды. Бәхеткә, баланы арткы утыргычка махсус креслода утырту сәбәпле, ул авыр җәрәхәтләр алмады, - ди ЮХИДИ бүлеге башлыгы Вадим Васильев.

Тиздән мәктәп укучыларының язгы каникуллары башлана, шул уңайдан ЮХИДИ линиясе буенча 21еннән 31 мартка кадәр "Тукта, синең тормышың куркыныч астында!" дигән профилактик рейдлар үткәреләчәк. Каникул вакытында урамнарда юл йөрү кагыйдәләре турында истән чыгарып йөрүче балалар артып китә. Инспекторлар аяныч хәлләргә юл куймау максатында кагыйдәләрне бозучы яшүсмерләргә махсус карточкалар төзеп, кисәтү ясый. Административ хокук бозулар турында кодексның 5.35 маддәсе буенча ул әти-әниләргә 500 сумга кадәр штраф салуга китерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Көчәйтелгән режимда эшләүгә кереште
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше