Госман Мухамов - шәһәр-районда билгеле зат. Ул төрле җаваплы вазифалар башкарды. Бүгенге көндә ул район Советының җәмәгать оешмалары, массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлеген җитәкли. Күпкырлы талант иясе ул: мәртәбәле концертлар алып бара, теләсә нинди аудиториядә чыгыш ясый, оста оратор да. Аңа сүзнең хасиятен, тәмен белеп сөйләү...
Госман Мухамов - шәһәр-районда билгеле зат. Ул төрле җаваплы вазифалар башкарды. Бүгенге көндә ул район Советының җәмәгать оешмалары, массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлеген җитәкли. Күпкырлы талант иясе ул: мәртәбәле концертлар алып бара, теләсә нинди аудиториядә чыгыш ясый, оста оратор да. Аңа сүзнең хасиятен, тәмен белеп сөйләү хас. Госман Мәхмүтович кайда гына эшләсә дә, аның татар матбугаты белән элемтәсе нык: мәкаләләренә республика газета-журналларында да киң урын бирелә. Аның игелекле гамәлләр кылучы якташлар турында, ил-көн сулышын тоеп язган мәкаләләре, публицистик язмалары, парча һәм очерклары, юмористик һәм сатирик хикәяләрен күпләр яратып укый. Госман Мәхмүтовичның шигырьләре җырларга күчте, «Зәй дулкыннары», «Аксарым каеннары» һ.б. шигырьләренә көй язылды.
Россия Федерациясенең халык мәгарифе отличнигы, нәфис сүз осталарының Габдулла Тукай исемендәге призга республика конкурсы лауреаты, Сөббух Рәфыйков исемендәге бүләк иясе Госман Мухамовка бүген 60 яшь тула. Без - «Зәй офыклары» газетасы коллективы аны юбилее белән котлап, матбугат белән элемтәләренең һәрвакыттагыча нык булуын телибез.
Газета укучыларыбызга Госман Мухамовның «яңа гына табадан төшкән» бер язмасын тәкъдим итәбез.
Истәлекләр алар күп төрле
Мәшһүр якташыбыз, Татарстанның Халык шагыйре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Мөдәррис Әгъләмовның иң беренче язган, иң беренче басылган "Истәлекләр" дип аталган шигыреннән бу юл. 1958 елда аңа нибары унике яшь булган...
Зәй, 1996 ел, июнь. Республикабызда гөрләп Сабантуйлар бара. Олы шагыйрь гомер бәйрәменә - алтын юбилеена якынлаша. Тагын дүрт айдан мәңге кабатланмас кичә, онытылмаслык шигырь бәйрәме ясаячак ул.
Авылдан район Сабантуена кунак булып килгән бертуган энем Гомәр белән мәйданнан читтәрәк басып сөйләшеп торабыз. Энем, җырдагыча - тракторчы да, шофер да, комбайнчы да, танкист та, бригадир да, кирәк чакта клуб мөдире дә. Әдәбиятка, сәнгатькә гашыйк кеше. Илһам Шакиров җырлаганда кырык эшен куеп тору гына түгел, бөтен дөньясын оныта. Бөек җырчы хакында китап язарлык материал туплады. Зәйгә генә түгел, Әлмәт, Түбән Кама, Чаллы шәһәрләренә Илһам Шакиров килсә, балаларын, хатынын утыртып, концертка алып бара. Гаиләсе исеменнән җырчыга чәчәк тапшырыла. Чын шигырьнең дә ни икәнен белә, тәмен тоеп укый. Өстәвенә бик шаян да.
Менә берзаман күзем безгә таба килүче Мөдәррис Әгъләмовка төште. Зәйдә туып-үскән атаклы шәхесләребезне ел саен Сабантуйга кунакка чакырып кайтару матур гадәткә әйләнеп килгән чаклар бу. Мөдәррис абый төп төркемнән - башка кунаклардан, җитәкчеләрдән аерылып калган, башын кыңгыр салып, шагыйрәнә уйчан кыяфәттә акрын гына атлап килә. Безнең әле ул вакытта аралашу юк дәрәҗәсендә. Бер үк мәктәптә укыган кешеләр булсак та, яшь аермабыз биш ел бит. Кыскасы, ул мине белми, танымый.
- Әнә Мөдәррис Әгъләмов килә, - дидем энемә, әңгәмәбезне бүлеп. Энем, капыл кабынып китеп, җиңемә ябышты:
- Кит аннан! Кайда? Күрсәт! Күрде һәм... авызын ябарга да онытып (43 яшьлек ир), сабыйларча самими кызыксыну белән шагыйрьгә төбәлде. Менә якташыбыз безнең турыдан өч-дүрт метр ераклыкта узып та бара инде. Шулчак Гомәр көр тавыш белән:
-"Мин әйттем!" - димәсенме... Үзе берни булмагандай миңа карап тора. Мөдәррис Әгъләмов, бу сүзләр күктән яңгырадымы соң дигәндәй, тукталып калды, як-ягына каранды. Мизгел эчендә энемне аңлап алдым да, аның сценарие буенча рольгә кереп, Мөдәррис Әгъләмов сүзләре белән:
- Еракка китеп кара син,
Еракка китеп кара! - дип "сыладым" (энекәшкә инде, имеш...)
- Сез боларны каян беләсез?! - диде магнит кебек суырылып, кош кебек талпынып безнең янга килеп баскан шагыйрь. Энем, аңа игътибар да итмәгән кебек, горур гына минем тарафларга:
- Ахыргача барам, Ахыргача! - дип, ярып салды.
Мин, Мөдәррис абыйга авыз ачып сүз әйтергә дә мизгел калдырмыйча, үз-үземә сөйләнгәндәй:
- Артыңның күпме торганын
Һәр минут сизә муен, - дип өстәдем.
Бу юлы инде җиңемнән шагыйрь тартты. Башын әле уңга, әле сулга янтайтып, бер миңа, бер энемә күтәрелеп карады да, тәмам гаҗиз булып, баягы соравын кабатлады:
- Сез боларны каян беләсез?!
Әдәби-әхлакый мантыйк мини-тамашаны йомгаклауны сорый иде инде.
- "Тукайдан хатлар"ны сөйләп биримме соң, Мөдәррис абый? Бәлки "Акмулла арбасы"ндыр? - дидем.
Ул арада якташыбызны югалткан җаваплы хезмәткәрләр килеп җитеп, ай-ваена карамыйча, шагыйрьне ашыктырдылар, култыклап алып та киттеләр, программада каралган рәсми кысаларга куып та керттеләр.
Әмма шунысы бүген дә күз алдымда: бездән аерылып киткәндә аннан да бәхетлерәк кеше юк иде кебек мәйданда! Ун адымлап киткәч, үзен култыклап баручы яраннарны әдәпле генә читкә этәрде, артка, безгә борылып, җәһәт кенә уң кулын өскә атты да:
- Рәхмәт, егетләр! - дип кычкырды.
Бөек шагыйрьнең икенче рәхмәтен тагын ун елдан соң, 60 яшьлеген бәйрәм иткәндә, олы сәхнәдән аның "Зәйдән без!" шигырен сөйләгәч ишетергә насыйп булды. Вакытсыз үлемгә дучар ителгән авыру шагыйрь авызыннан пышылдап кына чыккан бу: "Рәхмәт... рәхмәт... рәхмәт!" дигән сүзләр һәм аның хәлсез, ләкин ихлас кул кысулары миңа дөньядагы бөтен мактау-дәрәҗәләрдән дә өстенрәк һәм кыйммәтрәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев