Янып торган йолдыз да Атыла кинәт күктә. Йолдыз кебек атылсам да, Эзләрем кала җирдә. Бушка үтмәде гомер, Күктән бәхет көтмәдем. Юк-бар хисләргә бирелеп, Туры юлдан төшмәдем. Әлеге шигъри юллар район халкына яхшы таныш Фәйрүзә апа Әхмәтованың күңел дәфтәреннән. Нәкъ менә бүген 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Фәйрүзә Гариповна, чыннан да,...
Янып торган йолдыз да
Атыла кинәт күктә.
Йолдыз кебек атылсам да,
Эзләрем кала җирдә.
Бушка үтмәде гомер,
Күктән бәхет көтмәдем.
Юк-бар хисләргә бирелеп,
Туры юлдан төшмәдем.
Әлеге шигъри юллар район халкына яхшы таныш Фәйрүзә апа Әхмәтованың күңел дәфтәреннән. Нәкъ менә бүген 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Фәйрүзә Гариповна, чыннан да, янып торучы йолдызга тиң. Ул башкарган хезмәт, аның күркәм гомер юлы яшьләргә үрнәк.
Фәйрүзә апа 1942 елда Аксар авылында дөньяга килә. Язмышның аны сынавы нәкъ менә шушы авыр сугыш елларында, чатнама салкын кышта дөньяга аваз салган көненнән башлана.
Сабый чагыннан ул әтисез калып, әнисе тәрбиясендә үсә. Гаиләне тарту, әнисенә ярдәм итү өчен кечкенәдән эшкә өйрәнеп, кул арасына керә башлый. 10-12 яшеннән әнисенә ияреп колхоз кырларына эшкә йөри. Өлкәннәрдән калышмый урак ура, печән чаба, ындыр табагында ашлык киптерүдә эшли. 1956 елда Югары Шепкә җидееллык мәктәбен тәмамлагач, хезмәт юлын туган авылында хат ташучы булып башлый. Бер үк вакытта халыктан сөт җыю эшен дә башкара. Тырыш, чая, үзенә йөкләнгән эшне «тешләп тарту» сәләтенә ия булуын исәпкә алып, аны авыл хуҗалыгы хисапчылары әзерләү мәктәбенә махсус курсларга укырга җибәрәләр. 1962-1982 елларда Фәйрүзә ханым хисапчы-экономист була, читтән торып, Әлмәт авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. Төп һөнәре исәп-хисап, кәгазь эше белән бәйле булса да, җәйге чорда колхоз кырларында да нык кына бил бөгәргә туры килә аңа.
- Аз булса да гаиләгә файда булыр дип, төп эштән соң, ике кызым белән 3-4 гектар чөгендер кишәрлеге алып чүптән арындыру дисеңме, икешәр метр биеклектәге борчак чабумы - берсе дә калмады. Чөнки яшьли ирсез калдым, өч баланы тәрбияләргә кирәк иде, - дип искә ала ул чорларны Фәйрүзә Әхмәтова.
Ләкин, ничек кенә авыр булса да, ул җир эшен яратып, күңел биреп башкара. Моны күреп торган ул вакыттагы XXI партсъезд исемендәге колхоз рәисе Миннәхмәт Гобәйдуллин аны колхозның иң зур бригадасы - Аксарга бригадир итеп билгели. Фәйрүзә ханым бик хисчән, шигъри күңелле хатын-кыз булса да, эшне ирләр ныклыгы белән башкара. Үзе дә җир җимертеп, басу-кырлардан кайтып керми эшли, башкаларга да кул кушырып утырырга ирек бирми, хезмәт кешесен күрә, бәяли белергә өйрәнә. Кайчандыр Аксар комплекслы бригадасын җитәкләгән Социалистик Хезмәт Герое Мария Хөснетдинова исеменә тап төшермичә, үз бригадасын һәрвакыт алдынгылар рәтендә тотарга тырыша. Хезмәт күрсәткечләре елдан-ел үсә. Соңрак Фәйрүзә Гариповна партком секретаре, профсоюз комитеты рәисе вазифаларын башкара. Өч ел рәттән Татарстан профсоюзларының өлкә комитеты әгъзасы итеп сайлана.
1995 елда Фәйрүзә Әхмәтовага "Нур" авыл җитештерү кооперативы рәисе булырга тәкъдим ителгәч, ул бу эшкә җиң сызганып керешә. Чөнки бригадир булып эшләү дәверендә ул инде кешеләр белән эшләргә өйрәнә, уңыш серләренә дә төшенә. Олпат ирләр өчен дә шактый саллы бу йөкне кечкенә гәүдәле, орчыктай хатын авырыксынмыйча тарта. 1997 елда ул җитәкләгән "Нур" кооперативы хуҗалыгы кырларында бөртеклеләрнең уңышы гектарыннан уртача 45 центнер тәшкил итә. Шикәр чөгендере җыеп тапшыруны да алар 66 мең тонна урынына 100 меңгә җиткерәләр. Шул уңайдан Фәйрүзә Әхмәтова республика Президенты Минтимер Шәймиевтан Мактау хаты ала һәм аңа Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеме бирелә. 2000 елга кадәр ул рәис, аннан зоотехник булып эшли.
- Эшләгәндә төрле вакытлар булды. Әлбәттә, бөтен кеше дә миннән канәгать тә булмады, әмма мин кешеләрне яратып эшләдем. Гозер белән килүчеләрне борып җибәрмәскә, йомышларын үтәргә, сүземдә торырга тырыштым, эштән курыкмыйча яхшы хезмәт куючыларның олы, яшь булуларына карамастан, шатлыкларын, кайгы-борчуларын уртаклаштым, - ди ул.
Колхоз малына кул сузучыларны дөрес юлга бастыру әмәлен таба ул хәтта. Бервакыт шулай атына печән, салам, терлек азыгы төяп кайтып килүчене тоткарлый һәм синең бу атың кая бара ул, дип сорый. Тегесе дә ат мәлгуньне дөрес юлдан китмәгән дип битәрләп, башка урлашмаска сүз бирә.
Менә шулай көн артыннан көн узып, 70 яшьлек күркәм юбилеена килеп җиткәнен сизми дә кала Фәйрүзә апа. Ул тынгысыз узган яшьлегенең матур гамәлләргә бай булуына куана. Кызлары Гүзәлия, Изалия, улы Илдар, аларның гаиләләре, оныкларының уңышларына сөенеп, аларга ярдәм итеп яши алуы белән дә бәхетле ул. Көндәлек мәшәкатьләрдән арынган арада үткәнен барлап, әлеге мизгелләрне шигырь юлларына сала. 220 шигырьдән торган куен дәфтәре Фәйрүзә апаның борчуларын да, шатлыкларын да, уй-фикерләрен дә үз эченә ала. Шигырьләре - аның күңел юаткычлары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев