Җәмгыять һәм кеше

Күркәм традиция дәвам итә

Ел башында - 13 гыйнварда массакүләм мәгъ-лүмат чаралары вәкилләренең һөнәри бәйрәме - Россия матбугаты көне билгеләп үтелә. Ул журналистлар арасында күпмедер дәрәҗәдә үткән елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясау, алга планнар билгеләү ноктасы буларак та кабул ителә. Шул уңайдан без дә узган елдагы уңышларыбызны барладык. Ел дәвамында төрле бәйгеләрдә катнашып яуланган...

Ел башында - 13 гыйнварда массакүләм мәгъ-лүмат чаралары вәкилләренең һөнәри бәйрәме - Россия матбугаты көне билгеләп үтелә. Ул журналистлар арасында күпмедер дәрәҗәдә үткән елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясау, алга планнар билгеләү ноктасы буларак та кабул ителә. Шул уңайдан без дә узган елдагы уңышларыбызны барладык.

Ел дәвамында төрле бәйгеләрдә катнашып яуланган нәтиҗәләр турында без газетабыз битләрендә укучыларыбыз белән даими уртаклашып бардык. Ә менә ел ахырындагыларына киңрәк тукталасы килә. Һәр ел саен юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекция-се юллардагы куркынычсызлыкны тәэмин итүдә, профилактик эшчәнлектә массакүләм мәгълүмат чаралары ролен югары бәяли. Әлеге максаттан ел ахырында аеруча нәтиҗәле эшләүче иҗат коллективларын, журналистларны бәяләү күркәм традиция булып дәвам итә. Республика, район күләмендә иң яхшы язмаларга махсус бәйгеләр оештырыла. 2013 ел нәтиҗәләре буенча район бәйгесе җиңүчесе буларак бу юлы да безнең "Зәй офыклары" газетасы коллективы юл куркынычсызлыгы фонды идарәсе тарафыннан махсус бүләккә, Дипломга лаек булды. Корреспондентыбыз Энҗе Әгъләмова әлеге темага язылган материаллар циклы өчен Диплом белән бүләкләнде.

Ә газета коллективы өчен 2013 елның иң зур җиңүе журналист Рәзимә Кашапованың эше Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы оештырган республика конкурсында югары бәяләнүе булды. "Бөтендөнья җәйге Универсиаданы үткәрүгә әзерлек турында иң яхшы материал" номинациясендә ул II урын алды. Бу - әлеге министрлык оештырган конкурста Рәзимә Фәттахованың икенче ел рәттән җиңүе.

Агымдагы елда да без җиң сызганып эшкә керештек, укучыларыбызны яңа кызыклы рубрикалар, мавыктыргыч язмалар белән сөендерергә исәплибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Күркәм традиция дәвам итә
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше