Ринат Фәрдиев исемен йөртүче Иске Тәкмәк авылы мәктәбе укучылары яңа уку елын аеруча күтәренке рухта башлады. Бу көннәрдә мәктәпкә хезмәт дәресе өчен күп төрле кораллар җыелмасын «Казан электр челтәре» - «Челтәр компаниясе» АҖ филиалы директоры Рафаил Закиров коллективы исеменнән бүләк итте. Тугызъеллык мәктәптә белем алучы 23 балага яраткан шөгыльләре белән...
Ринат Фәрдиев исемен йөртүче Иске Тәкмәк авылы мәктәбе укучылары яңа уку елын аеруча күтәренке рухта башлады. Бу көннәрдә мәктәпкә хезмәт дәресе өчен күп төрле кораллар җыелмасын «Казан электр челтәре» - «Челтәр компаниясе» АҖ филиалы директоры Рафаил Закиров коллективы исеменнән бүләк итте. Тугызъеллык мәктәптә белем алучы 23 балага яраткан шөгыльләре белән мавыгу мөмкинлеге биргән инструментларны күргәч, укучыларның күзләре янды, шатлыкларының чиге булмады.
Әйтерсең , Рафаил абыйлары аларның чын күңелдән теләгән теләкләрен ишетеп торган. Узган уку елында биредә "Чия бакчасы" дип исемләнгән мәктәп проекты старт алган иде. Аның буенча, балалар, укытучылар бергәләшеп, мәктәп яны участогындагы 10 сутый җирнең бер өлешенә 40 төп чия үсентесе утыртты. Аны тәрбияләү серләрен, чия җимешенең нинди файдалы элементларга бай булуын өйрәнделәр, әлбәттә инде, киләчәктә булачак уңышны кайда туплау мәсьәләсе кузгатылды. Технология укытучысы Арслан Гыйлаев һәм математика укытучысы Галина Акутина чияләрне җыяр өчен талдан кәрзиннәр үрү идеясе белән чыкты. Ә җәй көне зуррак чия агачларында берән-сәрән генә күренгән чия җимешләре балалар күңелен тагын да яңа эшләргә үсендереп җибәргән.
- Балалар, укытучылар белән киңәшкәч, кәрзиннәр үрүне хезмәт, технология дәресләрендә, "Дәрестән соң - мәктәп" проекты кысаларында башкарырга ният кылдык. Укучыларыбыз чын-чынлап мавыкты бу эш белән. Тик менә һәр балага да теләгән вакытта яраткан шөгыле белән мавыгу өчен инструментлар җитми иде. Укытучылар, балаларга аларны өйләреннән алып килеп эшләргә туры килде. Ә хәзер менә шушы бүләкләрне без күктән төшкән бәхет итеп кабул иттек, - ди мәктәп директоры Розалия Миңнуллина.
Бүләкне "Туган мәктәбеңә ярдәм ит!" республика ак-циясенең тәэсире дисәң дә, ялгыш булмас. Рафаил Фатыйхович тумышы белән Буа районы Иске Студенец авылыннан булса да, Иске Тәкмәк мәктәбе турында хәбәрдар. Якын дусты элекке район башлыгы Ринат Фәрдиев исемен йөрткән мәктәп укучыларын сөндерәсе килгән аның. Моннан тугыз ел элек агач бүрәнәләрдән салынган мәктәптә укучыларның агач эшләренә тартылуын, буш вакытларын файдалы шөгыльләр белән үткәрүен, үз мәктәпләре исемен йөрткән шәхескә лаеклы алмашчылар булып үсүләрен тели ул.
- Бу күркәм мәктәп салынган вакытта Түбән Кама электр челтәрендә эшләгән вакытым иде. Аңа электр үткәргечләрне сузуда безнең предприятие дә катнашты. Хәтта мәктәпне ачу тантанасында да катнашырга туры килде миңа. Кечкенә генә авылда укучыларга ныклы белем һәм тәрбия алу мөмкинлеге бирү нияте белән янып йөргән Ринат Фәрдиев әле дә күз алдымда. Хәзер дә шушы якларга юл төшкәндә мәктәп тирәсен күзәтеп үтәм, балаларның, укытучыларның территорияне тәртиптә тотуларына бик шатмын, Ринат Фәрдиев исемен югары йөртүләренә сөенәм. Аз гына булса да мәктәп тормышының гөрләп яшәвенә өлеш кертәсебез килде, - диде ул.
Киләчәктә мәктәптә хезмәт, технология дәрес-ләрен тагын да кызыклы итүгә планнары зурдан искетәкмәклеләрнең. Янәшә-дәге иске мәктәп бинасының бер бүлмәсен алар остаханә итеп җиһазландырырга исәп тота. Узган уку елында электр һәм ягулык энергиясен экономияле тоту хисабына берникадәр финансны янга калдыра алганнар. Шул хисаптан хәзер электр белән эшләүче 2 тегү машинасы алганнар. Алга таба ничек тә булса кыру, тимер һәм агач эшкәртү станоклары юнәтү исәпләре.
- Остаханәбезне аерым җиһазландыра алсак, биредә укучылар белән дәресләрдән соң теләгән вакытта шөгыльләнә алабыз. Хезмәт дәресләре өчен бүләк ителгән инструментлар бик урынлы булды. Кечкенә сыйныфтан алып зур сыйныфка кадәр шөгыльләнү өчен инструментлар төрле зурлыкта. Үлчәү, сызу, төгәл исәп-хисап ясарга өйрәнү өчен дә балаларга уңайлы булачак, -ди Арслан Гыйлаев.
Укучылар, яңа җиһазлар кулланып, кәрзиннәрне ясау эшенә керешкәннәр инде. Узган уку елында Чаллының 57нче һөнәр училищесыннан талдан әйберләр үрү остасы, дизайнер Динә Васильеваны чакырганнар. Ул балаларга мастер класс күрсәтеп, кәрзин үрү серләренә төшендергән. Хәзер дә аның белән элемтәдә торалар. Кәрзин ясау өчен чималны моңарчы су буйларыннан җыйганнар, узган ел исә мәктәп бакчасының бер читенә таллар утыртып, алар хәзер шактый гына үрчеп киткән.
Кәрзин үрү буенча укучылар арасында осталар да барлыкка килгән инде. Мәсәлән, II сыйныф укучысы Ксения Акутина эшенә сокланып туймаслык. Кыз кечкенә кәрзинен төрле төсләргә буяп та матурлаган. VI сыйныфтан - Виктория Степанова, VIII сыйныфтан Алексей Сокольников хәзер үзләре мастер класс күрсәтү дәрәҗәсенә җиткән.
- Мондый эш кораллары булгач, хәзер без кәрзиннәр ясау фабрикасы ача алабыз. Бәлки әле кем күбрәк һәм сыйфатлырак эшли ала дигән бәйге дә оештырырбыз, - дип елмая Виктория.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев