"Кояшкай" балалар бакчасында районда игълан ителгән Кече Ватан елы уңаеннан сабыйлары биредә тәрбияләнүче күп балалы гаиләләр белән очрашу үткәрелде. Анда туган җирнең кадерен белү, тату, күркәм гаиләнең зур көчкә ия булуы ассызыкланды. Кичәдә шәһәребезнең үрнәк гаиләсе, гер спорты буенча зур үрләр яулаган Гатиннар турында кызыклы видеоязма күрсәтелде. Ә бәләкәчләре "Кояшкай"га...
"Кояшкай" балалар бакчасында районда игълан ителгән Кече Ватан елы уңаеннан сабыйлары биредә тәрбияләнүче күп балалы гаиләләр белән очрашу үткәрелде. Анда туган җирнең кадерен белү, тату, күркәм гаиләнең зур көчкә ия булуы ассызыкланды.
Кичәдә шәһәребезнең үрнәк гаиләсе, гер спорты буенча зур үрләр яулаган Гатиннар турында кызыклы видеоязма күрсәтелде. Ә бәләкәчләре "Кояшкай"га йөрүче өч балалы гаиләләр - Никифоровлар, Михайловлар, Кәбировлар - төп кунаклар булды.
Гөлназ һәм Андрей Никифоровлар балаларны тәрбияләүдә төп ярдәмче булган Гөлназның әнисе Сәлимә апаны да үзләреннән калдырмаганнар.
- Улларыбыз Вадимга - 8, Артурга - 4,5 яшь. Ә кечкенәбез Диана әле яшь ярымлык кына. Балаларыбызга, үз тәҗрибәсеннән чыгып, сыналган тәрбия алымнарын сеңдерүдә әниебез - олы ярдәмче. Элек-электән әби-бабай белән берлектә тәрбияләнгән балалар тәртип, тәүфыйклы булулары белән аерылып торган. Балалар кечкенәдән үк өлкәннәргә хөрмәт белән карарга, аны янәшәдәге кадерле якын кеше буларак кабул итәргә өйрәнеп үсә. Безнең гаиләдә дә бер-береңә игътибарлы, ихтирамлы булу - төп яшәү принципларыбызның берсе, - ди Гөлназ.
Кичә барышында да кечкенә Диана кунак гаиләләр өчен уртага урнаштырылган өстәл янына әбисеннән башка чыгарга теләмәде. Гаилә әгъзасының берсен генә дә күз уңыннан җибәрергә теләми кызчык.
Гаиләләрнең нәрсә белән мәшгуль булуын, буш вакытларны ничек үткәрүен экранда күрсәтелүче фотолар аша белергә мөмкин иде. Никифоровлар бергәләп табигать кочагында еш булырга яраталар икән. Әтиләре Андрей малайлар белән балык тотса, кызлар җиләк, чәчәк җыеп юана. Ә көзге кояшлы көннәрдә алар урманның сары яфракка түшәлгән сукмагыннан йөрергә яраталар.
Алиса һәм Александр Михайловлар гаиләсе дә балаларына үзләре теләгән шөгыльләр белән мавыгырга мөмкинлек бирүләре белән үзенчәлекле. Яшүсмер кызлары Карина музыка мәктәбендә думбра сыйныфында белем ала. Кичәдә ул матур итеп уйнап та күрсәтте. Ә Мария әле "Кояшкай"га йөри. Ул да әнисе Алиса кебек кул эшләренә хирыс. Бакчада баланың төрле сувенирлар ясарга һәрчак зур теләк белдерүен әйтәләр. Алиса исә кичәдә, ыргак белән бәйләгән кул эшләрен алып килеп, күргәзмә тәкъдим итте.
- Без гаиләдә балаларны кечкенәдән үк төрле шөгыльләр белән кызыксындырырга тырышабыз. Хезмәт аша тәрбиягә зур өстенлек бирелә. Николай, әле бәләкәй булса да, спорт белән кызыксына. Алар әтисе белән боз сараена тимераякта шуарга еш йөриләр, - ди Алиса.
Кичәдә әниләр, бишек җыры җырлап, гаилә өчен иң мөһим булган йолаларны саклауларын күрсәтсәләр, әтиләр, гаиләне тәэмин итеп торучы буларак, чәчелгән акчалар җыеп җитезлектә сыналды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев