Җәмгыять һәм кеше

Күңелсезлекләр булмасын дисәк...

Янгын чыгу, аларда кешеләр янып үлү очраклары җәйге чорда аеруча арта. Шунлыктан соңгы елларда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгы белән апрель ахыры - май башында янгыннарга каршы республикада махсус режим кертелә. Көннәрнең коры торуы сәбәпле, 20 апрельдән 15 майга кадәр билгеләнгән срокны озынайту хәл ителде. Муниципаль районда янгыннарга каршы махсус...

Янгын чыгу, аларда кешеләр янып үлү очраклары җәйге чорда аеруча арта. Шунлыктан соңгы елларда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгы белән апрель ахыры - май башында янгыннарга каршы республикада махсус режим кертелә. Көннәрнең коры торуы сәбәпле, 20 апрельдән 15 майга кадәр билгеләнгән срокны озынайту хәл ителде. Муниципаль районда янгыннарга каршы махсус режим ай ахырына кадәр дәвам итә. Бу чорда бакча эшләре башланып, чүп-чар яндыру нәтиҗәсендә килеп чыккан янгыннар саны да ешая.

Режим кертелгән көннән янгын сүндерүчеләр шундый чакыруларга 34 мәртәбә чыккан. Караучысыз яткан, кипкән үлән баскан җиргә сүндерелми ташланган бер тәмәке төпчеге җитә зур афәт башлану өчен. Яңа Мәлем авылында үзе җыйган чүп-чарны яндырганда бер кеше зыян күрә. Саксызлыгы нәтиҗәсендә аның киеменә ут кабып, куллары, тәненең бил өлеше пешә. Бәхетенә, җитди травма аздан гына булмый кала. Саксыз, уйланылмаган гамәлләрдән - теләсә-кая сүндерелмәгән тәмәке төпчеге ташлаудан, тиешсез урында учак ягудан сакланыйк.

Шунысын да искәртик, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәүчеләргә карата махсус режим чорында җаваплылык та катгый куела, штрафлар күләме бермә-бер арттырыла. Җитди күңелсезлекләргә тарымас өчен сак булыйк!

Янгын күзәтчелеге бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Күңелсезлекләр булмасын дисәк...
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше