«Шахталарга син төшәрсең, Җырлап күмер кисәрсең...» Имәнлебаш авылында гомер итүче 90 яшьлек Хәлимә әби Зәйнетдинова "Шахта" көен җырлауга, аны юбилее белән котларга килгән район, авыл җирлеге җитәкчелеге таң калды. Моңлы, үзәкләргә үтеп керерлек итеп җырлап бирде ул яшьлек елларында җырлаган халык көен. Үз-үзен тотышына, фикер сөрешенә, төс-кыяфәтенә сокланырлык юбилярның. Күзлексез...
«Шахталарга син төшәрсең,
Җырлап күмер кисәрсең...»
Имәнлебаш авылында гомер итүче 90 яшьлек Хәлимә әби Зәйнетдинова "Шахта" көен җырлауга, аны юбилее белән котларга килгән район, авыл җирлеге җитәкчелеге таң калды. Моңлы, үзәкләргә үтеп керерлек итеп җырлап бирде ул яшьлек елларында җырлаган халык көен. Үз-үзен тотышына, фикер сөрешенә, төс-кыяфәтенә сокланырлык юбилярның. Күзлексез газет-журнал укый, уллары-кызлары күзлек киюгә: "Бу яшьтән нинди күрмәү инде ул", - дия икән. Ялгызы гомер иткән Хәлимә әби радио тыңларга һәвәс. Радионы иртән ачып куям, йоклаганда гына ябам, ди ул. Өлкән, яшь буын җырчыларга да кушылып җырлый. Шуннан күңеле тулып елап та ала. Төрле халәткә керә ул. Өч улы, ике кызы, оныклары еш шалтыратып хәлен белешә. Күршеләре һәр көн диярлек кереп тора. Күпме балаларым, оныкларым бар, күршеләрем - туганнарым кебек, миннән дә бәхетле кеше юк, ди ул.
Ә бит Хәлимә әби сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларны кичергән, сугыштан аксап кайткан ире Миңнехан белән 6 бала үстергән, улы үлү кайгысын да кичергән. Җор телле, кешеләрне, хез-мәтне яраткан әбине кайгы да, борчу да сындыра алмаган. 53 ел гомер иткән Миңнеханын моннан 13 ел элек соңгы юлга озаткан. Бик матур, тату яшәгән алар. Ире инвалид булу сәбәпле, Хәлимә апага йорттагы эшләрне башкарырга да туры килә. Колхоз эшеннән кайткач, җиң сызганып печән чапкан, утын кискән. Уллары кул арасына керә башлагач, хуҗалыкта хатын-кыз эшенә вакыт күбрәк калган. Шуңадыр Хәлимә апа заманында колхозда, хуҗалыкта җир җимертеп эшләгән, әйтәсе сүзен әйтә торган да булган. Ире итек басу остасы буларак тирә-якта танылган. Шуның белән ул гаилә бюджетын шактый тулыландырган. Әтиләре оста куллы булгач, гаилә мохтаҗлыкта яшәмәгән.
-Әнинең безне иркәләп үстерергә вакыты булмады, кечкенәдән эшләп, хезмәт белән чыныгып үстек,- ди уллары Хәмит белән Фаяз. -Әни колхоз эшеннән кайтуга, ничек тә хуҗалык эшләрен башкарып бетерергә тырыша идек, хатын-кыз эше дип тә тормадык.
Җәен исә 3әр гектар чөгендер эшли Зәйнетдиновлар гаиләсе. Ишле гаилә ишле гаилә инде: чөгендерне авылда алар беренчеләрдән булып эшкәрткән, яшелчә, бәрәңгесен дә үстергән. Күп итеп мал-туар асраган. Хәлимә әбинең балалары үсеп, үз ояларын кора. Өлкән кызы белән Фаязы - Югары Шепкәдә, Хәмите белән Кәүсәриясе - Чаллыда, Нургаязы Зәйдә тормыш итә. Һәрберсе ташпулаттай йорт салып, мул-җитеш тормыш белән яши. Әти-әниләре кебек тырышлар. Алар еш туган нигездә очраша, табында җырлашып утырып, күңелләрендә булганнарны уртаклаша. Алардан күреп ул-кызлары бер-берсе өчен үлеп тора. Алма агачыннан ерак төшми дип әйтүләре хак. Оныкларының җиткән ул-кызлары бар инде.
Җиде яшендә әти-әнисе белән Биләр районы Әдәмсу авылыннан күченеп килгән Хәлимә Имәнлебашның төп авыл өлкәненә әйләнгән. Ә менә мишәр дигән кушаматы аны бүгенге көнгә кадәр озата килгән. Сөйләме мишәрчә булмаса да, холкы-фигылендә, үз-үзен тотышында мишәрлеге нык шәйләнә. Җиде туган булганнар, бүген Әлфия һәм Халидә атлы сеңелләре генә исән. Ул аларны җыеп, бербөтен итеп тота. Сугыш елларын бик яхшы хәтерли Хәлимә әби. Имәнлебаштан Гамбәрия Вәлиуллина атлы кыз белән 1943 елда хәрби комиссариат аша Горбунов исемендәге авиация заводына эшкә озатылалар. Әлеге завод сугышка самолетлар әзерли торган була. Шулай итеп, Имәнлебаштан ике кыз да җиңү таңын якынайту өчен самолетлар җитештерүдә катнаша. Сугыш беткәч кенә туган авылларына кайталар. Хәлимә кайтуга, авылда май җыю кебек җаваплы эш башкара. Комсомол активы була. Җыелышларда сүзе үтемле, үзе үрнәк итеп куела. Тырыш кызны колхоз җитәкчелеге ярата. Хәлимәдән башка авылда бер генә концерт-спектакль дә узмый. Имәнлебашлылар Хәлимә башкарган Галиябану, Мәйсәрә образларын әле дә сагынып сөйли. Хуҗалыкта эше күп булса да, авылның мәдәни тормышында катнашырга вакыт бата. Җырга гашыйк, артистлык талантлы ташып торган Хәлимәне Миңнеханы да юк сүз белән битәрләми. Шат күңелле, җор телле булуы да аны озын гомерле иткәндер. Киленнәрен кызлары, кияүләрен - уллары кебек якын итә. Һәм менә бу мөнәсәбәт, җылы мөгамәлә икенче буынга тапшырыла. Әбинең киленнәре - үзләре хәзер шулай яхшы каенана. Хәлимә әбинең юбилее көнне барлык балалары, туганнары, күршеләре җыелды. Яраталар, үз итәләр аны. Автоклуб хезмәткәрләре Сиринә Хөснетдинова белән Ольга Трофимованың һәр җырына кушылып җырлады ул. Шәһәр башлыгы урынбасары Марсель Хуҗин, авыл җирлеге башлыгы Әсгать Яхинның РФ Президенты Владимир Путин, район башлыгы котлаулары, бүләкләрен җылы итеп кабул итте. Күңеле һаман да яшь аның. Хәлимә әби, 95 яшеңә дә килергә язсын дигәч, тырышып карарбыз, дип җавап бирде юбиляр, елмаеп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев