Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Җәмгыять һәм кеше

Кызлар пешергән ризыкка фәрештә – бер канатын тыга

Кызлар пешергән ризыкка фәрештә – бер канатын тыга, ди.

Чынлап та, алар әзерләгән ризыкның тәме бөтенләй башка кебек. Ә менә язмам геройларына көн дә пешеренәсе. Юк дия алмый, һөнәре шул.

Фәнсия Рәхимова пешекче булырга хыялланып та карамаган. Минем эшем түгел дип карышкан да хәтта. Тик хәзер бу һөнәрне сайлаганына сөенеп бетә алмый. Тамак та тук, акча да бар. Аның пешергән ризыкларыннан шәһәрдәшләребез генә түгел, хәтта бөтен Татарстанлы, Россиядән килгән кунакларның да авыз иткәне бар. Фәнсия Камил кызы районыбызның Чыбыклы авылында, күп балалы гаиләдә туып үсә. Камил абый белән Флүрә апа гаиләсендә биш малай һәм бер кыз туа. Малайлар әтиләре янында машина-трактор паркында мәш килсә, кызлары Фәнсия әнисе Флүрә апаның уң кулы. Чөнки, трактор, комбайн арасында уйнаган биш малайның киемнәрен юасы, ашарларына әзерлисе бар. Көне буе колхоз эшеннән кайтып кермәгән Камил абый белән Флүрә апаның бәхетенә туган кыз бала була ул. Урта белемне үзләренең туган авылында ала, аннары хисапчы һөнәре алып, туган авылына кайта. “Родина” колхозында берникадәр вакыт хисапчы булып эшли, кияүгә чыккач Зәй шәһәренә күченеп китәләр.
-Килен булып төшкәч тә, бәлеш ясарга куштылар. Зур бәлеш пешердем, бөрдем. «Килен булырлык икән бу», — диештеләр шунда туганнары.
Бәлки, әти-әниемнең, туганнарымның мин пешергән ризыкларны мактап ашаулары миңа пешекче һөнәрен сайларга этәргәндер,-ди Фәнсия. Шәһәргә килгәч “Бөртеккәй” балалар бакчасына пешекче булып эшкә килә,читтән торып Түбән Кама көллиятендә пешекче һөнәрен үзләштерә. Бер-бер артлы бер ул, бер кыз үстерә. Бүген инде ике баласының да үз гаиләсе бар. Ике оныкның яраткан әбисе дә ул. Шәһәребезнең төрле кафеларында пешекче булып эшли. Бүген инде Фәнсия Камил кызының ике дистәдән артык пешекче стажы бар. Төп эшеннән соң, чәкчәк, тортлар пешерергә дә өлгерә.
-Яратып эшләгән эш кенә күңелгә рәхәтлек китерә,- ди ул. Пешекче булыр өчен сәләт тә җитә, дигән фикердә Фәнсия. Әмма аның белән генә эшкә алмыйлар, диплом сорыйлар, дип тә шаярта. Үзе һәр ризыкны бисмилла әйтеп пешерә икән. Аеруча камыры уңа. Ул пешергән гөбәдияләрне мактап туя алмыйлар. Буш вакыт булдымы, күп итеп мантый әзерләп куя, токмач та кисә икән. Кыскасы, бөтен эшкә кулы ята. Әле сораган кешеләргә бәйрәм табыны да әзерләп бирәм, ди.
– Аеруча якыннарыма мәҗлес өстәлләре әзерләргә яратам. Ризыкны гади генә итеп түгел, аппетитны уятырлык итеп кисеп куям. Өстәлне күргән кешенең исе китә. Кабаттан һөнәр сайларга туры килсә, һичшиксез, пешекче булыр идем. Шунысы бар: бәйрәмнәрдә ял эләкми. Шәһәр халкы гына түгел, авылныкылар да ялкауланды хәзер. Кибеттән генә сатып алып ашыйлар. Шуңа да, акчасын түләп алган кешегә сыйфатлы ризык булсын, безне эзләп тагын килсен, дип тырышам. Иң мөһиме – үзең теләгәне булсын. Тормыш итү дә кыйммәтләнгәннән-кыйммәтләнә бара бит. Өстәмә акча табар өчен кулың эш белү кирәк,- ди Фәнсия Рәхимова.
Фәнсия Камил кызы бер җиңел рецепт та тәкъдим итте:
Капкейки ясауның җиңел юлы: 3 йомырка, 8 аш кашыгы майонез, 8 аш кашыгы шикәр комы, 8 аш кашыгы он, 1 чәй кашыгы камыр көпшәкләндергече аласың. Бергә бутыйсың, килеп чыккан катнашманы махсус савытларга салып пешерәсең. Өстенә каймак белән эремчекле сырдан крем ясап сылыйсың. Җиләк-җимеш белән бизәп тә җибәрәсең. Тиз, җайлы һәм бик тәмле була.
Лена Романова белән Розалия Нәбиуллина – Фәнсия Рәхимованың хезмәттәшләре. Дистә ел бергә, бер кафеда эшлиләр.

Розалия тумышы белән Киров өлкәсе Иске Йөрекле авылы кызы. Казанда сәүдә-технология техникумын тәмамлаган. Укуын тәмамлагач кияүгә чыгып, тормыш иптәше белән Зәй шәһәренә күченеп кайталар. Ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Олы кызлары Ләйсән Ижевск шәһәрендә медицина өлкәсе буенча белем ала, кече кызлары Лилия VI мәктәпнең IX сыйныф укучысы.
Лена Романова белән дә дистә ел бергә эшлиләр алар. Лена – Казахстаннан. Зәй шәһәрен алар күптән үзләренең шәһәре дип йөртә. Бирегә күченеп кайткач, бер ул, бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Уллары Михаил белән кызлары Верониканың үз гаиләләре бар.


Лена Романова белән Розалия Нәбиуллинадан бер киңәш:

— Балыкны һәм яшелчәләрне 
кайнап торган суга бер үк вакытта салырга кирәк! Һәм барысын бергә 15–20 минут кайнатырга. Сүз балык пешерү турында бара.
Театр элгечтән башлана, дигән әйтем бар. Алар эшли торган кафега килеп керүгә касса артында торучы, ягымлы ханым, бармен Венера Барсукова каршы ала.

 

Венера да бу кафеда дистә елдан артык хезмәт итә. Венера – Зәй кызы. Шәһәрнең 2нче мәктәбен тәмамлагач, Зәйнең машина төзүчеләр техникумында хисапчы һөнәрен үзләштергән. Берникадәр вакыт үз һөнәре буенча эшләгән. Аш-су, кешеләр белән эшләргә ярату аны кафега китергән. Венера тормыш иптәше белән бер ул үстергән. Улы Альберт Казан шәһәрендә югары уку йортын тәмамлагач, шунда ук эшкә калган.
-Әлегә оныкларым юк. Инде оныклар сөясем, аларны үстерергә булышасым килә,-ди ул.
– Без ишле гаиләдә үстек. Алты балага ризыкны әни һәрвакыт төрләндереп һәм тәмле итеп әзерли иде. Пешекченең хәтере яхшы булырга тиеш. Ник дигәндә, аерым төр ризыкның рецептын ул үзе генә белә. Һәр пешекченең яратып әзерли торган ризыгы була. Туй мәҗлесләрендә, юбилейларда пешекче булып эшлибез. Шуңа игътибар иттем – бизәлеше ягыннан матур итеп бирелгән ашамлыкка караганда, халык барыбер туклыклы ризыкка күбрәк өстенлек бирә. Иң мөһиме – ризыкка күңел җылыңны да салырга кирәк, – ди Фәнсия Рәхимова.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев