Абруйны казану гына түгел, аны саклый да белергә кирәк. Шәһәрдәшебез, мәгариф ветераны Любовь Волкова - әле дә ихтирамда, хезмәттәшләренең игътибарын тоеп яши торган ветераннарның берсе. Бу көннәрдә аңа 86 яшь тулды, ел да аны туган көнендә, бәйрәмнәрдә хезмәттәшләре килеп котлый, хәл- әхвәлен белешә, гомер көзенә ямь өстәргә тырыша. Любовь Александровна...
Абруйны казану гына түгел, аны саклый да белергә кирәк. Шәһәрдәшебез, мәгариф ветераны Любовь Волкова - әле дә ихтирамда, хезмәттәшләренең игътибарын тоеп яши торган ветераннарның берсе.
Бу көннәрдә аңа 86 яшь тулды, ел да аны туган көнендә, бәйрәмнәрдә хезмәттәшләре килеп котлый, хәл- әхвәлен белешә, гомер көзенә ямь өстәргә тырыша.
Любовь Александровна - шәһәребездә өч - "Теремкәй", "Кояшкай", "Якты коңгыз" балалар бакчаларын ачып, алар белән җитәкчелек иткән педагог. Аның янына өч бакчадан да хез-мәттәшләре килеп йөри. Димәк, аны яраталар, үз итәләр.
Любовь Александровна тумышы белән Башкортстанның Кичинский районы Кичин авылыннан. Әти-әнисе Иске Зәйгә күченү сәбәпле, Любовь биредә үсә. Мәктәптән соң, Алабуга педагогика техникумын тәмамлый. Хезмәт юлына керешкәндә илдә сугыш башлана. Яшь белгечкә Иске Зәйдә ясле-бакча ачу бурычы йөкләнә. Ир-егетләр сугышка китә, хатын-кызлар колхоз эшендә.
-Ясле ачкан көнне әле дә ачык хәтерлим, - ди Любовь Александровна.
Үзе тәрбияче, үзе няня, үзе җитәкче була ул. 17-18 яшьлек кыз җилкәсенә нинди зур җаваплылык алганын ул чакта аңлап та бетермә-гәндер.
-Авырлык, җаваплылык яшь булу белән сизелмәгән, ә менә шул сугыш чорында эшләгән еллар зур тормыш мәктәбе булды. Ирләре сугышта үлгән хатын-кызларны, ятим калган балаларны юаткан мизгелдә үзем елап җибәрмәсәм ярар иде дип тырыша идем, - ди ул.
Сугыштан соң да еллар авыр була. Тырыш, зур җаваплылык тоеп эшләгән Любовь Александровнага мәгариф җитәкчелеге 1960 елда Зәйдә төзелеп килүче "Теремкәй" балалар бакчасы белән җитәкчелек итүне йөкли. Әлеге бакча эшчәнлеген җайга салып кына бетергәч, ике елдан ГРЭС карамагындагы "Кояшкай" бакчасы белән җитәкчелек итәргә тәкъдим ясала. Партия кая кушса, шунда эшли торган чор иде бит, дип аңлатма бирә ул.
Чираттагы эш урыны - «Якты коңгыз» бакчасы. Биредә дә мөдир зур җаваплылык тоеп эшли. Әлеге бакча да иң алдынгылардан була. Шунысы игътибарга лаек, ул кайда эшләсә дә, хор коллективы булдырган.
-Бик таләпчән, әмма кешелекле булды Любовь Александровна. Үз-үзен тотышы, киенүе белән һәркемгә үрнәк иде, - ди хезмәттәше Әнисә Шәфиева.
Коллективта һәр милләт вәкиленә тигез караш, яхшы мөгамәлә булган. Любовь Александровна үзе ничек балаларны, хезмәтен яратса, кул астында эшләүчеләрдән дә шуны таләп иткән. Аның кулы астында эшләгән тәрбиячеләрнең бакча мөдиренә кадәр күтәрелүчеләре шактый.
-Миңа һәр эшемдә, һәр башлангычымда булышчы булды ул, - дип җылы итеп сөйли "Тату гаилә" балалар бакчасының элекке мөдире Галина Вавилова.
Любовь Александровнаның тырыш хезмәте тиешенчә бәяләнә: ул "Халык мәгарифе отличнигы" исеменә лаек була. Ике кызы Татьяна белән Людмила да әнисе һөнәрен сайлый (алар икесе дә мәрхүмнәр). Улы, оныклары (алар бишәү) уңышларына куанып яши ул хәзер.
Хезмәттәшләрен сагынып көтеп ала Любовь Александровна. Алар җырлашып күңелләрендә булганнарны бушата, хәтер-хатирәләрне барлый. Любовь Александровнаны юбилее уңаеннан хезмәттәшләре, мәгариф ветераны, "Уңайлы йорт" торак милекчеләре ширкәте рәисе Римма Никифорова котлады. Ширкәт, тыл, хезмәт, сугыш ветераннарын игътибарда тота шулай.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев