Җәмгыять һәм кеше

Үлгәннәрнең каберен бел...

«Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек вакытында яшьләргә патриотик тәрбия бирү мөһим бурыч булып тора. Яшь буында үз илең өчен горурлык һәм аның алдында бурычлы булу хисе тәрбияләү мөһим. Егетләребез һәм кызларыбыз тарихыбызны, каһарманнарыбызны белергә тиеш. Сугышчылар каберлекләренә җитди игътибар бирергә кирәк». Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына Юлламасыннан. Бөек Җиңүнең 70...

«Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек вакытында яшьләргә патриотик тәрбия бирү мөһим бурыч булып тора. Яшь буында үз илең өчен горурлык һәм аның алдында бурычлы булу хисе тәрбияләү мөһим. Егетләребез һәм кызларыбыз тарихыбызны, каһарманнарыбызны белергә тиеш. Сугышчылар каберлекләренә җитди игътибар бирергә кирәк».

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына Юлламасыннан.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан районда максатчан эш бара. Әлеге җәһәттән "Кайгырту" хәрәкәте, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең "Яшь гвардияче" активистлары сугыш ветераннарының каралмаган каберлекләрен барлау, тәртипкә китерү, чистарту буенча "Хәтерлибез, искә алабыз..." дип исемләнгән акция башлады.

Аның беренчесе Иске Зәй бистәсе зиратында оештырылды. Чәршәмбе көнне исә Поручик авылы зиратында сугыш ветераннары Иван Дворов, Григорий Кузнецов, Вера Ванифатова, Иван Ванифатов, Степан Киселев, Николай Порозов, Дмитрий Бородин, Федор Каменский каберлекләре чүп-чардан чистартылып, тәртипкә китерелде. Аларның кабер ташына йолдыз урнаштырылды. Акциягә Поручик мәктәбенең VIII сыйныф укучылары да кушылды. Поручиктан Бөек Ватан сугышына 112 ир-егет киткән, шуларның 71е яу кырларында ятып калган. Бүген авылда исән сугыш ветераны юк. Ире сугышта үлгән бер тол апа, алты тыл ветераны яши. Поручик зиратында 8 сугыш ветераны, Әфганстанда хезмәт иткәндә табут белән кайтарылган Петр Осипов каберлеге бар.

Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел, ди халык. Каберлек өсләре корыган үлән, чыбык-чабык, ауган агачлардан арынгач, иркенләп сулыш алгандай булды. Игелекле эш - укучыларны ватанпәр-вәрлек рухында, ветераннарга хөрмәт тәрбияләүдә мөһим чара.

- Ел да язын зиратларны чистартабыз. Ветераннар каберләрен беренче чистартуыбыз, кирәкле эш, анда катнашуыма куанам, - ди Максим Метрухин.

- Без тыныч тормышта яшәсен өчен, сугышта катнашып, җиңү таңын якынайткан, сугыштан соң авыр елларда илне торгызуда үзләрен аямаган ветераннарыбыз алдында үтисе бурычларыбыз шактый безнең. Ә каберлекләрен исә ел да шулай килеп чистартачакбыз, - дип сүзгә кушылды Регина Карпова.

"Кайгырту" хәрәкәте, "Яшь гвардияче" активистлары эшне һәр авылда оештырырга ниятли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Үлгәннәрнең каберен бел...
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше