Лиана Габдрахманова - тәзхиб алымы кулланып иҗат итүче рәссам
Яшь рәссам Лиана Габдрахманованың “Кол Шәриф” уникаль әсәре Россиянең иң эре региональ сәнгать музейларының берсендә – Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музеенда тәкъдим ителә.
Зәй кызы Лиана өч ел элек Татарстан, тулаем Россия өчен яңа булган алым – тәзхиб алымын үзләштергән.
Тәзхиб – ислам сәнгатенең бер төре. Ул бит читләрен алтынлау һәм буяулар кулланып башкарыла. Гадәттә, гарәп каллиграфиясе текстларын һәм көнчыгыш миниатюраларын бизәү өчен эшләнә.
Лиана Фәрит кызы - Чаллының «Ел рәссамы-2018» бәйгесе кысаларында «Яңа исемнәр» номинациясендә, 2019 елда «Осталар каласы» («Город мастеров») Бөтенроссия фестиваленең «Традицион булмаган техникадагы иң яхшы оста» номинациясендә җиңү яулаган иҗатчы.
Лиана Зәйдә 6нчы мәктәптә белем ала. Ул мәктәп елларында балалар иҗат йорты каршындагы рәсем студиясендә шөгыльләнә. Китаплардагы иллюстрацияләрне нәкъ шундагы кебек оста итеп ясый. Шулай ук энтомология - бөҗәкләрне өйрәнүче зоология фәне белән мавыга. Әти-әнисе кызларының мавыгуларына каршы килмичә, аңа теләктәшлек белдерәләр һәм Лиана өй стеналарын күбәләкләр, башка бөҗәкләр сурәтләре белән бизи.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Лиана Чаллы дәүләт педагогика институтының сәнгать-графика факультетына укырга керә.
-Кечкенәдән рәсемнәр ясагач, башка һөнәр турында уйламадым да. Әмма ирекле рәссам булып киткәнче, әле берничә ел төрле урында эшләргә туры килде. Ике ел сәүдә эшендә булдым, чөнки урта мәктәптә укытасым килмәде. Аннары ритуал хезмәт күрсәтүче бер шәхси оешмага график дизайнер булып эшкә урнаштым. Янәшәдә генә оешманың остаханәсе дә бар һәм анда гранитка ясау, язу осталары, рәссамнар хезмәт куя иде. Бераздан миңа да шул остаханәдә эш табылды. Остаханәдә алтын буяулар белән эшлиләр, агач әйберләр, агач җиһазлар да ясала иде. Алтынлау техникасының бар нечкәлекләренә һәм аның ташларда, агачта, гипс өслекләрдә ничек кулланылуын шунда төшендем, - дип сөйли Лиа-на әлеге мавыгуына кереп китүе турында.
2015 елда алтынлау техникасындагы эшләргә заказлар ала башлый һәм бары тик ирекле рәссам булырга кирәк дигән фикергә килә кыз. Ике елдан Кама аръягы төбәгенең яшь рәссамнары иҗади берлеге сафларына керә һәм якын-тирәдә ачылган гомуми күргәзмәләрдә, симпозиумнарда, арт-проектларда үз картиналары белән катнаша башлый.
– Лиана, тәзхиб ысулындагы иҗатыгызга кайчан килдегез? – дип кызыксынам.
– 2016 елда Төркия шәһәрләрен күреп кайтырга булдым, анда 1616 елда төзелгән Әхмәд солтан мәчетенә кердем һәм дивардагы матурлыкны күреп, туктап калдым. Диварда катлаулы каллиграфик язмалы, тәзхиб ысулы белән бизәлгән әсәр эленеп тора иде. Аны фотога төшердем. Алдында да озаклап басып тордым. Төркиядән кайткач, максатчан рәвештә тәзхиб ысулы буенча җитди мәгълүматлар эзләргә керештем. Тапмадым. Бу хакта китаплар да юк икән. Бар булган мәгълүмат төрек һәм гарәп телендә иде, төрекчә китапларны һәм язмаларны сүзлек тотып тәрҗемә итеп өйрәндем... Мин тәзхибкә үзлегемнән төшендем. Беркем дә мине бу иҗатка өйрәтмәде. Биш-алты ай узгач, бер тәзхибле эшне кабатлап ясап карарга ният кылдым. Катыргыга ясалган «Әл-Гафур» күчермәсе яхшы сыйфатлы килеп чыкты. Чөнки мин бит алтынлау техникасын инде яхшы белә идем. Эшем бик яхшы килеп чыккач, аңладым: мин тәзхиб ысулы белән шөгыльләнәчәкмен! Тагын бер күчермә ясадым, үзем өчен генә, билгеле. Ул да бик ошады үземә. Шуннан соң орнаментлар уйлап табып, детальләрне ничек урнаштыру турында фикерләп, үз авторлык әсәрләремне язасым килде. Нәкъ шулчак «Марки» дип аталган Халыкара арт-проектның күчмә күргәзмәсе оештырылган иде. Беренче әсәремне әлеге күргәзмәгә куйдым. Бик матур бизәкләр эченә «Әлиф» хәрефен яздым! Һәм шуннан бирле тәзхиб ысулында эшлим инде, - дип җавап бирде ул.
Лиана – үз-үзенә бик таләпчән. Тәзхиб – ул шулкадәр җитди сәнгать, монда рәссамлыкта тәҗрибә дә, рәссамлык материалын яхшы белү дә сорала.
Аның әсәрләрендә Коръән сүрәләре һәм аятьләре... Ә аларны ул үзе язмый, чөнки гарәп телен белми. Бу әсәрләргә каллиграфик язмаларны Әлмәттәге гарәп теле белгече, Мисырда, Каһирәдә гыйлем җыйган каллиграф Рөстәм Сарачев яза. Рәссам тәзхиб ысулындагы бизәкләрне төшерә, ә икенче иҗатчы, оста каллиграф, каллиграфик язма иҗат итеп, аны шул бизәкле өслекләргә өсти.
Заманча әсәрләрендә ул урта гасырлар картиналарына мөрәҗәгать итә һәм иң югары дәрәҗәдәге сәнгать әсәрләре һәм борынгы осталар эшләреннән илһам ала.
Фотолар шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев