Матурлык дөньяны коткарыр
Районыбызда күпкырлы талант ияләре бик күп. Шуларның берсе – Иске Зәй кызы Людмила Мингалиева.
Ул кечкенәдән үк кызыксынучан булып үсә, әйләнә-тирәне күзәтергә ярата. Людмила аеруча рәсем ясауны, тегүне, чигүне үз итә, гамәли сәнгать эшләнмәләре белән кызыксына.
Ике бала әнисе булуына карамастан, ул һәрвакыт үз өстендә эшләргә вакыт таба. Бүгенге көндә ул кинусайгадип исемләнгән япон техникасын өйрәнә.
Людмилага тегү сәләте әтисе ягыннан әбисеннән һәм әнисе ягыннан бабасыннан бирелгән. Алар балалары, туганнарына киемне үзләре теккән, нинди фасонда тегәселәрен үзләре уйлап тапканнар.
-Кечкенә чагымда миңа барби курчагын бүләк иттеләр. Беренче теккән әйберем шул курчак белән бәйле. Аңа матур күлмәкләр тегәсе килде, чөнки курчакның бер генә киеме бар иде. Менә шунда әнигә әйтмичә генә шкафтан ап-ак челтәр табып алдым да аз генә кырын кисеп алырга уйладым. Ә чынлыкта челтәр бөтен яклап кискәләнеп беткән иде. Шулай да курчагыма ул көнне матур туй күлмәге тектем. Әни баштан сыйпамаса да, каты бәрелмәде, - дип искә ала ул.
14 ел элек беренче баласы белән авырлы вакытта Людмила крючок белән бәйләргә өйрәнә.
Аны бу эшкә остазы Светлана Шестеперова өйрәтә. Ул бәйләүнең барлык серләренә төшендерә аны. Ә хәзер Людмила кул эшләренә төрле бизәкләрне үзе уйлап таба, аларны төрлечә ясап карый. “Миңа аеруча милли башлыклар - түбәтәйләр, кокошниклар тегү ошый”, - ди Людмила.
Аның тегүче, рәссам, дизайнерлык дипломы юк, әмма кызыксынучанлыгы көчле.
Хәзерге вакытта Людмила Иске Зәй район мәдәният йортында методист булып эшли.
-Үземнең еллар буе җыелган, белгән белемне балалар белән бик тә бүлешәсем килә. Һәм клубта “Калфачок”, “Юный дизайнер” түгәрәкләрен оештырдым, - ди Людмила Юрьевна. Түгәрәкләрдә ул балаларны тегәргә, бәйләргә, төрле макетлар ясарга өйрәтә.
Людмила ханымның тагын бер яраткан шөгыле – чәчәкләр үстерү. Гөл-чәчкәләргә гашыйк ул. Мингалиевлар бакчасында аларның нинди генә төрләре үсми! Шулай ук Людмила буш вакытларында гаиләсен тәмледән-тәмле ризыклар пешереп сыйлый.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев