Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан 30 сентябрьдә «Энергия» стадионында «Алтынга бизәлгән гомер көзе» дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде. Мәктәпләрнең хәйрия ярминкәсе белән башланган чара көне буе концерт, спорт ярышлары белән дәвам итте. Өлкәннәргә булган ихтирам-хөрмәтне куәтләгәндәй, ул көнне яңгыр да туктап торды, кояш та, болытлар арасыннан чыгып, җир өстенә җылы нурларын мулрак...
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан 30 сентябрьдә «Энергия» стадионында «Алтынга бизәлгән гомер көзе» дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде. Мәктәпләрнең хәйрия ярминкәсе белән башланган чара көне буе концерт, спорт ярышлары белән дәвам итте.
Өлкәннәргә булган ихтирам-хөрмәтне куәтләгәндәй, ул көнне яңгыр да туктап торды, кояш та, болытлар арасыннан чыгып, җир өстенә җылы нурларын мулрак сипте. Иртән иртүк "Энергия" стадионы ягыннан агылучы ретро моңнар бәйрәмгә чакырып рухландырып торды. Стадион капка төбендә өлкәннәрне, район халкын яшьләр идарәсе белгечләре каршы алды. Ә анда авыл һәм шәһәр мәктәпләреннән килгән "сәүдәгәрләр" ярминкәне ачып та җибәргәннәр иде инде. Тезелеп киткән сәүдә рәтләре артында милли киемнәрдән укучылар, укытучылар елмаешып, мактый-мактый үзләре үстергән яшелчә, җиләк-җимешне, кулдан эшләнгән хуҗалык кирәк-яракларын, матур-матур сувенирларны тәкъдим итте. Өстәлләрдә самоварлар "җырлады", табада коймаклар чыжлады. Ярминкә мәйданы уртасында әкият геройлары, халыкның күңелен күтәреп, төрле тамашалар күрсәтте.
Менә якында гына 7нче мәктәпнең сәүдә ноктасы. VIII сыйныф кызлары Алинә Кузьмина, Екатерина Кузнецова Өлкәннәр көне уңаеннан уздырылачак бу ярминкәгә укулар башлануга, бөтен мәктәбебез белән әзерлек чараларын күрә башладык, диләр. Хезмәт дәресләрендә балалар ясаган уклау, эреле-ваклы такталар, алъяпкыч, кайнар таба тоту өчен бияләйләр милли орнаментлар белән бизәкләп, күз явын алырлык итеп эшләнгән. Шәһәрдәшебез Татьяна Пайгильдина да чын осталарча эшләнгән бу кухня кирәк-яраклары яныннан тиз генә үтеп китә алмады: такта, уклау сатып алды, ә кызлар аңа бүләк итеп үреп бәйләнгән мунчала, мунча себеркесе бирделәр, өйләрендә пешереп алып килгән кабартма белән чәй эчерделәр.
Югары Баграж мәктәбе коллективы ярминкәгә үз участокларында үстерелгән кишер, суган, чөгендер, бәрәңге, бакча җимешләре алып килгән. Кул эшләре дә шактый.
- Суганга сорау аеруча зур булды, өлкәннәр аны, кышка дип, күз ачып йомганчы алып бетерделәр. 100 килограмм суганны күрми дә калдык. Шулай ук кишер, чөгендер, бәрәңге уңышы да мул булды, аларны да бик теләп алдылар, - дип сөенече белән уртаклашты мәктәп директоры Николай Иванов.
Югары Мәлем һәм Сармашбаш мәктәпләре сәүдә ноктасы янында да сатып алучылар шактый иде. Биредә халык сарымсак ала икән. Әлеге төр яшелчәне үстерүдә аларга тиңнәр юктыр, мөгаен. Сарымсакны алар өч зур капчык белән алып килгәннәр. Башка төр яшелчә, җиләк-җимешләре дә җитәрлек. Хәтта чәчәк орлыклары да әзерләргә өлгергәннәр. Укытучы Роза Гыйбадуллина "Сөмбелә" бәйрәмендә махсус ярминкә оештырып, мул уңышны авылдашларыбызга да тәкъдим итәбез, ди.
Кабанбастрыклылар да сәүдә эшен яхшы көйләгән. Шулай аз уңыш үстердегезме әллә дип шаяртып соравыма алар, без инде сатып бетердек, бераз калган чөгендер, кишер, кабакны өлкәннәргә бүләк итеп бирергә җыенабыз, дип җавап кайтардылар.
Татар гимназиясенең чая кызлары ярминкәгә килүче-ләрне милли ризыклардан сыгылып торучы өстәл янына дәште. Кайнар чәй, коймак белән сыйламыйча, алар үз яннарыннан берәүне дә үткәрмәде. Балалар иҗат йортында шөгыльләнүчеләр исә кул эшләрен тәкъдим итү өстенә, концерт та күрсәттеләр. Сәнгать мәктәбе укучыларының иҗат эшләре дә сокландыргыч матур иде.
- Без өлкәннәр өчен мондый хәйрия ярминкәсен икенче ел оештырабыз. Максатыбыз - табыш алу түгел, өлкән яшьтәге кешеләргә аз булса да ярдәм итү, укучыларда кече яшьтән мәрхәмәтлелек хисе тәрбия-ләү, - ди мәгариф идарәсе башлыгы Рафаил Кәрамов.
Өлкәннәр, чыннан да, мәктәп хәйрия ярминкәсе оештырылуга бик шат. Мәсәлән, Әнвәр Гафиятуллин Аксар мәктәбе укучыларыннан кышка кишер алган.
- Капчыгы белән алдым әле, шундый чиста, матурлар, бәясе дә очсыз: килограммы - 8 сум. Үзем элек мәктәп директоры булып эшләгән кеше буларак, мәктәп яны тәҗрибә участокларында шундый мул уңыш үстерелүгә сөенәм. Яшь буынны хезмәт белән тәрбияләүгә игътибар бирү - зур эш ул, - ди Әнвәр ага.
Ярминкәдә сату-алу төгәлләнеп тә өлгермәде, стадионның үзәк мәйданында өлкәннәрдән торган 6 команда арасында җыр, спорт уеннары буенча ярышлар башланды. Анда ГРЭС, "КАМАЗавтотехника", үзәк дәваханә, педагогик хезмәт ветераннары, "Инвестстройсервис" оешмасы белән спорт комитетының берләштерелгән ветераннар командасы, "Шатлык" халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә шөгыльләнүче "Өченче буын университеты" әгъзалары матур шигырьләре, җырлары, җитезлекләре белән сокландырдылар. 91 яшьлек ветеран укытучы Икълимә апа Нигъмәтуллина Чыңгыз Айтматовның "Кара икмәк" дип аталган тирән эчтәлекле озын шигырен сөйләп, өлкән буынның көчлелеген тасвирласа, укытучы ветераннар хоры яшәү дәрте бөркелеп торучы җырлары белән күңелләрне күтәрде. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган башка командалар да гомер көзенә бирешмичә яшәүләрен дәлилләделәр, такмаклар әйтеп көлдерделәр, эстафета ярышларында җитезлектә сынаштылар. Ветераннарның һәр чыгышын район сәнгать осталары тулыландырып, бәйрәмне тагын да ямьләндерде. Соңыннан өлкәннәр арасында шахмат-шашка турниры оештырылды. Ә кич белән "Яшьлек" Боз сараенда җитәкчеләр һәм эшмәкәрләрдән төзелгән командалар арасында хоккей матчы үткәрелде. Билет сатудан җыелган акча 1 октябрьдә ярдәмчесез калган өлкән кешеләргә кайнар аш әзерләү өчен тотылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев