Зәйдә яшәүче Антонина Жильцовага - 90 яшь. Юбилярның өенә килеп керү белән иң элек йорттагы чисталыкка күз төшә. Антонина Михайловна Новосибирск шәһәрендә дөньяга килә. Төрле төбәкләрдә хезмәт куярга туры килә аңа. Ул аеруча Мәскәү шәһәрендә яшәве турында сөйләргә ярата. Илдә төрле төзелешләр башлангач, Зәйгә килеп урнаша. Зәй ГРЭСы төзелешендә, тимер-бетон...
Зәйдә яшәүче Антонина Жильцовага - 90 яшь. Юбилярның өенә килеп керү белән иң элек йорттагы чисталыкка күз төшә. Антонина Михайловна Новосибирск шәһәрендә дөньяга килә. Төрле төбәкләрдә хезмәт куярга туры килә аңа. Ул аеруча Мәскәү шәһәрендә яшәве турында сөйләргә ярата. Илдә төрле төзелешләр башлангач, Зәйгә килеп урнаша. Зәй ГРЭСы төзелешендә, тимер-бетон корылмалар заводында кассир булып, пенсиягә чыккач, сәүдә өлкәсендә хезмәт куя. Бүген ул аягында йөри алмый. Шулай булса да, әбинең кәефе күтәренке. Ул поэзия ярата, озын-озын шигырьләрне яттан сөйли, моңлы итеп борынгы җырларны суза.
Әби ялгызы яши. 2007 елдан халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге аны үз канаты астына алган. Үзәкнең өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре көн саен аның янына килә. Бүлек башлыгы Любовь Плешкова әйтүенчә, Гүзәл Хисаметдинова хезмәт күрсәтү белән бергә "сиделка" ролен дә башкара. Аңа шулай ук медицина хезмәткәрләре дә билгеләнгән. Наталья Давыдова, көн саен килеп, әбинең кан басымын үлчи, кирәкле даруларны эчертә.
Антонина Михайловнаны юбилее белән тәбрик итәргә социаль яклау идарәсе башлыгы Эльмира Хуҗина килде. Политехник колледждан Оксана Яковлева җитәкчелегендәге волонтерлар да ветеранны тәбрик итеп, җырлар башкардылар.
Антонина Михайловна үзенең юбилей бәйрәменнән бик канәгать калды. Бәйрәм ахырында, аны котларга килгән барлык кешеләргә үзенең рәхмәтен белдереп, озак яшәүнең сере турында болай диде:
- Мин гомер буе иртән физик күнегүләр ясадым. Кешеләргә карата һәрчак мәрхәмәтле булырга тырыштым. Яхшылыклар эшләү дә гомерне озайтадыр. Мин беркайчан да көнче булмадым. Башкаларга да шуны телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев